tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тел яшереп утырмыйк (дәвамы, 3нче өлеш)
Тел яшереп утырмыйк (дәвамы, 3нче өлеш)

Тел яшереп утырмыйк (дәвамы, 3нче өлеш)

КФУ татар мәктәпләренә укытучылар әзерләү вазыйфасын үз җилкәсеннән төшерү сәбәпле, милли мәктәпләребездә татарча укытучы белгечләргә кытлык сизелә башлады. Шушы куркынычны тирәнтен аңлаган зыялыларыбыз – Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, КФУ профессоры, ТФА академигы Индус Таһиров, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин, ТФА академигы, Казан дәүләт педагогика университетының элеккеге ректоры Рүзәл Юсупов, тарихчы галим, БТК башкарма комитетының бюро әгъзасы Дамир Исхаков, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев, “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясенә җыелып, әлеге проблеманы уртага салып сөйләште. Сөйләшүгә КФУ һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеләре дә чакырылган иде. Ни сәбәптәндер, алардан вәкилләр булмады.

6aY3fo9O3mUРимзил Вәлиев:
– 25 ел инде Казан-Мәскәү мөнәсәбәтләре федерализм нигезендә бара иде. Хәзер бу вуз Татарстан белән федераль үзәкне сугыштыра торган әйбергә әйләнә, мәнфәгатьләр каршылыгы китереп чыгара. Мәскәүне  Казанга каршы кую, провокация бу!

 

 

 

 

ostorozhno-korstonФәндәс Сафиуллин:

– Әйе, Татарстанны Россия субъекты дип танымау бу. Әгәр татар халкы мәнфәгате федераль мәнфәгатькә керми икән, димәк, татар халкы, Татарстан – Россия түгел. “БДИ урыс телендә булгач, без дә урыс теленә күчәргә тиеш булабыз,” – диде бер чыгышында КФУ ректоры. Димәк, ул ректор, галим, ТР Дәүләт Советы депутаты булса да, безгә каршы юнәлтелгән телебезне кысучы законнарны дөрес дип таный.

 

 

b8db121ab174b97acfe5b7a86df24f95_XLРазил Вәлиев:

– Фәндәс агай, безнең Дәүләт Советы бердәм дәүләт имтиханнарын урыс телендә генә бирүгә каршы чыкты. Димәк, ул, депутат буларак, ТР Дәүләт Советы карарын хупламый булып чыга.

 

 

Фәндәс Сафиуллин:
– Шулай. Димәк, Гафуров чигенүне дөрес дип таный. Ни кадәр күбрәк кыссалар, син шул кадәр чигенергә тиеш, дигән идеяны үткәрә ул. БДИне урысча тапшыру мәҗбүрияте – бүгенге университеттагы хәлдән дә куркынычрак нәрсә. Физика, математиканы гына түгел, син урыс теле һәм әдәбиятын да гомуми Россия программасы нигезендә тапшырырга тиеш. Димәк, син урыс телен дә ана теле дәрәҗәсендә белергә тиеш. Ә синең ана телеңдә мәктәпләрдә имтихан юк. Турыдан-туры һәм ирексезләп урыс булмаган балаларны үз теленнән ваз кичәргә, урыслашырга мәҗбүр итү дигән сүз бу. Мондый дискриминацион закон дөньяда башка бер илдә дә юктыр. Укуыңны дәвам итәргә телисең икән, урыс кешесе бул дигән мәгънә чыга моннан. Югыйсә, бала урыс телен институтларда белем алырлык, Россия гражданы хокукларын һәм бурычларын аңларлык дәрәҗәдә белсә, җитә дә инде. Әнә чит илләрдән килгән яшьләргә башта бер ел урыс теле өйрәтәләр. Бәлкем Милли университет идеясына кире кайтыргадыр, бәлкем педагогия университетын торгызыргадыр. Кире кайтуның хокукый нигезе бар. 1994нче елның 20 июлендә Югары Советыбыз татар милли дәүләт университеты булдыру турында карар кабул иткән иде. Хәзер дә гамәлдә булган телләрне гамәлгә ашыру турындагы законда бу зарурлык танылган. Бу идея БТК башкарма комитетының икенче корылтаенда да хупланды. Халыкара хокук нормалары да моңа мөмкинлек бирә. Яңа закон буенча без болай да җирле уку йортлары булдыра алабыз.

Разил Вәлиев:
– Моннан өч ел элек чыккан закон нигезендә (Татарстан Дәүләт Советының төзәтмәсе иде ул, аны башкалар да хуплады), хәзер РФ субъектлары үз уку йортларын булдыра ала.

Фәндәс Сафиуллин:

– Баштагы мәлдә ул кечкенә генә булырга мөмкин. Петербург университеты ачылган мәлендә, анда 18 генә студент булган. Аның тугызы качкан. Уку елы беткәндә 17 профессорга бер генә студент калган. Дөрес, анда башта немец һәм латин телендә укытканнар… Шулай башланган. Һәр курска йөзәр студент алсак та, биш курска биш йөз кеше җыела. Элита булырлык яшьләр чыгара алсак, җитә ул. Татар университеты – татарча гына укыта торган уку йорты түгел ул. Бер фән – татарча, икенчесе – инглизчә, өченчесе – урысча, дүртенчесе гарәпчә укытылсын. Әмма син татарча белмичә укырга керә, имтиханнарны бирә алмыйсың. Дөньяның барча университетлары шулай эшли. МГУда барча дөньядан килеп укыйлар, әмма урыс телен белмичә син анда керә алмыйсың. Университет булдыру – телне саклау һәм үстерү дигән сүз ул. Телне гаиләдә өйрәнергә кирәк дип тәкърарлаучылар бар. Әлбәттә, кирәк. Әмма гаиләдә  аңлашу өчен биш йөз, өч йөз сүз, кайберләрендә йөз илле сүз дә җитә. Шуннан артмый. Дәүләт тоткан, берничә миллион кешесе булган халыкның теле фән, мәдәният, әдәбият, сәнгать, ил белән идарә итү теле булырга тиеш. Шул дәрәҗә булганда гына тел саклана дип әйтеп була. Бүген иң үткен мәсьәлә шул: КФУдан аерылып башка чыгарга, үзебезнең югары уку йорты системасын булдырырга, БДИгә каршы чыгып, аны татарча бирдертергә ирешергә кирәк.

Дәвамы бар (түгәрәк өстәлнең алдагы өлешләрен tatar-congress.org , tatar-congress.org сылтамалары аша узып укый аласыз)

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*