tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тел яшереп утырмыйк (дәвамы, 7нче өлеш)
Тел яшереп утырмыйк (дәвамы, 7нче өлеш)

Тел яшереп утырмыйк (дәвамы, 7нче өлеш)

КФУ татар мәктәпләренә укытучылар әзерләү вазыйфасын үз җилкәсеннән төшерү сәбәпле, милли мәктәпләребездә татарча укытучы белгечләргә кытлык сизелә башлады. Шушы куркынычны тирәнтен аңлаган зыялыларыбыз – Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, КФУ профессоры, ТФА академигы Индус Таһиров, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин, ТФА академигы, Казан дәүләт педагогика университетының элеккеге ректоры Рүзәл Юсупов, тарихчы галим, БТК башкарма комитетының бюро әгъзасы Дамир Исхаков, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев, “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясенә җыелып, әлеге проблеманы уртага салып сөйләште. Сөйләшүгә КФУ һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеләре дә чакырылган иде. Ни сәбәптәндер, алардан вәкилләр булмады.

Дамир Исхаков:

– Нишләптер безнекеләр үзебезнең югары уку йорты була икән, ул бик кыйммәткә төшә дип уйлый. Хәзер күп вузларда студентларның күпчелеге түләп укый. Шуңа күрә ул әлләни кыймммәтле нәрсә булмаячак. Бюджеттан да, хосусый затларның да акчалары керә ич вузларга. Башлап җибәргәндә, аякка басканчы табышлы булмаса да, нормаль корган теләсә кайсы вуз табышлы булачак, минемчә.

Разил Вәлиев:

– Милли республикалардан вәкилләр – мәгариф министрлыгы вәкилләрен, галимнәрне, сәясәтчеләрне чакырып, милли мәгариф проблемасына кагылышлы “түгәрәк өстәл”ме, гыйльми-гамәли конференцияме, ниндидер бер җитди фикер алышу уздырырга кирәк безгә. Бүген бу өлкәдә Татарстан белән Якутия әйдәп бара, җитди, төпле сүзен әйтә ала.

Римзил Вәлиев:

 – Әгәр монда ректор яки институт директоры булса, ел саен 100-120 татар теле укытучысы чыгарабыз, сезгә тагын күпме кирәк, дип әйтер иде. Әлбәттә, кластерны яңадан санап карарга кирәк. Татар теле укытучыларының күпмесе белемле, күпмесе пенсиядә, аларның сыйфаты ничек? Чынлыкта, кластер юк. Бу – беренче дәлил. Икенчесе – ел саен 40-50  мең студент укыган университетның ун мең кешесе ел саен кая бара икән? Беләм, алар кибетләрдә дә эшли. Бер таныш туташым ВМК бүлеген бетергән, кызыл дипломлы кыз “Альпари” кибетендә эшли. Кластер булмагач, бу 43 мең баланы нигә укытабыз?! Югары мәктәп ул бизнесмы, мәгърифәтме? Әлегә университет аңа бизнес, акча эшләү чарасы, базар дип карый. Хәзер татар милләте 3-4 төркемгә бүленеп бара. Бүген безгә татар булып сакланып калырга теләгәннәрне тупларга кирәк. Шушы тупланган татар гына теге калган өлешен ияртә алачак. Төгәл фәннәрне татарча укыта башлаган кешеләрне “ташлап” калдырдык түгелме соң? Телебезне һәм мәдәниятебезне белгән кешеләрне матди кызыксындыруны арттырырга кирәк безгә.

Рафаил Хәкимов:

– Безнең җитәкчеләрнең бөтенесе диярлек авыл хуҗалыгы институты тәмамлаган. Кызык бит.  Университет ул зурлыкка бәйле түгел, сыйфат кирәк. Гуманитар университетны корганда мин шуны аңлата алмадым. Аерым вуз оештырдылар ди. Анда кем укытыр? Без китап язабыз икән, без укытырга тиеш. Бу – гади принцип. Безнекеләр университетның мәгънәсен аңламый. Үз вакытында мин, безнең Тарих институты университетта татар тарихы буенча кафедра ачар иде, дип тәкъдим иткән идем. Тәкъдимем үтмәде. Күпме укытучы кирәк булыр дип исәпләп чыгарырга була. Базар түгел бит бу. Елга йөз кеше укып бетерсен, шулар арасыннан бер Мәрҗани чыкса җитә. Без элитаны әзерләргә тиеш.
Милләтне саклау программасы дигәннән. Милли тиңдәшлелекне ныгыту дигән андый программа бар. Без ике ел анда катнаштык, тик аның нәтиҗәсе юк диярлек. Нигә нәтиҗәсе юк икән дип, алты районда яшьләр арасында социологик тикшеренү уздырдык. Күбесе телевизор карамый. Шактыеның өендә телевизоры да юк.  Миңа ул кирәкми дә, диләр. Газета укымыйлар. Бер-икесе, телевизор карыйм, әмма анда сөйләгәннәргә ышанмыйм, дип җавап бирде. Татарстан тарихы буенча аерым сорау бар иде, берни белмиләр. Коточкыч хәл. Ә безнең институт ел саен күпме монография чыгарды. Без телевизордан сөйли, газетага яза алабыз. Яшьләр бүтән дөньяда яши. Шуннан соң без татарның килеп чыгуы турында кыска гына, биш минутлык кына ролик эшләдек. Беренче көнне биш мең кеше карады, икенче көнне – ун мең кеше. Хәзер көнгә ун меңнән ким түгел диләр. Караучыларның ун проценты — татарча, калганы – урысча, ингизчә. Хәзер телевидение, радио, газетаның яшьләргә тәэсире бик кечкенә. Калын-калын китап язасың, чыгарасың икән, хәзер шуның сыгынтысын гына алып, 5-10 минутлык ролик ясарга кирәк. Татарлыкны кайтарырга теләсәк, тарихны мультфильмнар аша бирепме, башкачамы, без балалар, яшьләр дөньясына керергә, катып калмаска тиеш.

Дамир Исхаков:

– Татар университеты дигәннән. Дөнья мисаллары шуны күрсәтә: университет ачуга ук ул югары нәтиҗәгә җитә алмас,  башта түзәргә, көтәргә кирәк, 5-10 елдан аның нәтиҗәсе күренә башлаячак.

Миңна­зыйм Сә­фәров:

– Шушындый вәзгыять килеп чыккан икән, мондый форматта сөйләшү – җәмәгатьчелекнең реакциясе ул. Әлеге вәзгыятьне китереп чыгаручылар, “йотырлар”, дәшми калырлармы дипме, безнең реакцияне көтә. Бүген реакциянең кайтавазын булдыру, аны киңәйтү турында да сөйләштек. Без аның тулысынча вариантын сайтыбызга куярбыз. Билгеле, хәзер нишлисең инде дип, тынычланып калырга ярамый. Журналистиканың вазифасы – менә шушы вәзгыятьне ничектер кузгатып җибәрү, этәргеч бирү. “Түгәрәк өстәл”гә килмәүчеләрнең реакциясе дә аңлашыла, үзләренә нинди сораулар биреләчәген белә бит алар. Монда катнашмасалар да, алар үз позициясен белдерергә тиеш. Һәрберсе үз вазифасын үти. Шул вазифаны ничек үтәүләре һәм татар мәгарифен саклап калу юнәлешендә нәрсә эшләргә җыенулары турындагы фикерләрен алар барыбер безгә әйтергә тиеш.

Редакциядән: 
Мөнәсәбәт­лә­рен белдерү өчен, “Түгәрәк өстәл” янында сөй­­ләшү текстын КФУ­га һәм ТР Мәгариф минист­рлы­гына җи­бәр­гән идек. КФУ­ның беренче проректоры Р.Мин­зарипов исе­­мен­нән тү­бән­дәге җавап кил­де: “В.Т.” редакциясендә уз­ган “Тү­гә­рәк өстәл”дә Казан фе­де­раль университеты ректоры И.Га­фу­ров, командировкада бу­лу сә­бәпле, катнаша алмады. Ки­лә­чәк­тә әлеге яки башка темага уз­­дырылачак очрашуларда кат­нашырга, югарыда әйтелгән, “Тү­гәрәк өстәл”дә күтәрелгән мә­сьәләләргә мөнәсәбәтебезне һәм фикеребезне җиткерергә без әзер”.

(түгәрәк өстәлнең алдагы өлешләрен Тел яшереп утырмыйкТел яшереп утырмыйк (2нче өлеш)Тел яшереп утырмыйк (3нче өлеш)Тел яшереп утырмыйк (4нче өлеш), Тел яшереп утырмыйк (5нче өлеш), Тел яшереп утырмыйк (6нчы өлеш) сылтамалары аша узып укый аласыз)

“Ватаным Татарстан”,   № 88, 24.06.2016

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*