tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган тел өчен көрәш: милләтләр уяна, фикердәшләр арта

Туган тел өчен көрәш: милләтләр уяна, фикердәшләр арта

Туган телне яклап язылга петициягә имза куючылар  саны  22 нче майда 33 меңгә җиттте. Туган телләр язмышы турында Мәскәүдә үткәрелгән Түгәрәк өстәл сөйләшүендә  дистәләрчә төбәктән килгән җәмәгать эшлеклеләре, күренекле галимнәр катнашты. 3 сәгать дәвам иткән чыгышларның видеязмасын караучылар саны 23 майда 23 меңгә  якынлашты.

23 апрельдә Бөтендөнья татар конгрессының РФ Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгате басылып чыккан иде.  Аның эчтәлеге белән түбәгндәге адрес ша танышырга мөмкин.

Туган телләрне өйрәнү факультативка калса бу китапларны укучылар калмаячак, милли  театрлар, концерт заллары бушап калачак.

Туган телләрне өйрәнү факультативка калса бу китапларны укучылар калмаячак, милли  театрлар, концерт заллары бушап калачак.

25 апрельдә Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга «Россия Федерациясендә Мәгариф турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты буенча мөрәҗәгать белән чыкты. Туган телләрне укытуга кагылышлы бу закон проектына Татарстан депутатлары каршы булуын белдерә. Чөнки анда  милли республикаларны дәүләт телләрен мәктәптә факультатив рәвештә генә укытырга тәкъдим ителә. Бу очракта  РФ халыкларынын милли телләре өйрәнү өчен вакыт бүленү сорау астында калачак, дәүләт ярдәме елән дәреслекләр бастыру, укытучылар әзерләү дә  тукталачак. Туган телдә язылган китаплар, гомумән милли әдәбият, театр, сәнгать, матбугат, җәмгыять тормышында җирлое халыкның телен куллану кискен кимү һәм юкка чыгу куркынычы килеп туды.

Ата-аналар һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре туган телне канун нигезендә мәҗбүри укыту турын петиция белән федераль хакимияткә мөрәҗәгать иттеләр. Бу петиция астын имзалар җыю дәвам итә.  22 майда әлеге хатка 33 меңнән артык имза куелган иде.

“Россия туган телләренә каршы законга –  юк” инициатива төркеме Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга адресланган петиция әзерләде.

“Бездә – Россия Федерациясендәге төрле халык вәкилләрендә, быел 10 апрельдә Дәүләт Думасына “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты зур ризасызлык һәм гаделсезлек хисе тудыра”, – диелгән мөрәҗәгатьтә.

Инициатива төркем билгеләп үткәнчә, “аны тәкъдим итүчеләр күпмилләтле Россия халкы гаиләсенең иң кадерле һәм изге әйберенә – туган теленә кизәнгән”.

“Әлеге депутатлар туган телләребезне укыту планнарының мәҗбүри өлешендәге вакыт хисабында гарантияләнгән өйрәнү хокукын бетерүдә “гаделлек” күрә. Шуның урынына алар безгә факультатив өйрәнүне тәкъдим итә. Укыту вакыты башка предметларга һәм күпсанлы перспектив курсларга бирелү “сайлау” дип атала. Без „андый гарантияләргә“ берничек тә риза түгел. Чөнки теләсә кайсы аңлы кеше өчен Конституциянең 68 маддәсендәге 3 пунктта каралган гарантияләр үтәлмәве аермачык”, – диелгән инициатива төркеме мөрәҗәгатендә.

“Закон проекты авторларына туган тел – буш аваз сыман “ дигән тәэсир туганын искәртеп, мөрәҗәгать авторлары “тел артыннан милли мәдәниятләр бетү куркынычы янавы котылгысыз“, – дип белдерә.

“Дәүләт Думасы депутатларының андый закон проекты сезнең позициягә дә каршы төшә. Сез бит “һәр халык өчен туган телен саклау мәсьәләсе – аның бердәмлеген, үз көнкүрешен, традицияләрен саклау мәсьәләсе” дигән идегез. “Нәрсәне тәэмин итәргә дигәндә, тәгаен итеп, кешеләргә туган телләрен өйрәнү мөмкинлеген булдырырга кирәк, дип әйттегез”,  – дип Владимир Путинга мөрәҗәгать итәләр.

“Татар информ” агентлыгы хәбәр иткәнчә, бу закон проекты авторлары тәкъдим итүче “сайлау” мәктәп коллективлары, ата-аналар җәмгыятьләре арасында, җәмгыятьтә каршылык китереп чыгарырга мөмкин. Бу исә илдә җәмгыятьнең килешеп яшәвенә начар йогынты ясау ихтималы бар, дип исәпли инициатива төркеме.

Туган телне яклаучылар ялгыз түгел. Башкортостан, Чувашия, Якутия һәм башка республикаларның иҗтимагый оешмалары Татарстан депутатларының һәм Бөтендөнья татар конгрессы мөрәҗәгатьләренә кушылалар, үзләренең милли телдә ихтыяҗлары турында чыгыш ясый алар. Бу турыда “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе Дилбәр Гарифуллинаның “Тел өчен көрәш дәвам итә: фикердәшләр арта” дигән мәкаләсендә сөйләнә. 

21 майда Мәскәүдә “Дом на Патриарших прудах” мәдәният үзәгендә Россиянең төре милли республикалары вәкилләре катнашлыгында “Развитие родных языков в системе общего образования: политико-правовые аспекты” дигән темага милләтара түгәрәк өстәл сөйләшүе үткәрелде. Анда  тел, мәгариф, милләт мәсьәләләрен тирентен белүче дипләр катнашып, туган телләрне, милли мәгарифне саклауда берләшергә карар иттеләр. Милли республикалар һәм милләтләр вәкилләренең  һәм туган телләрне яклаучыларның махсус иҗтимагый оешмасын булдыру мәсьәләсе куелды. Бу турыда 22-23 июньдә Чабаксарда җыелып сөйләшергә булдылар.

Туган телне яклап язылга петициягә имза куючылар саны 22 нче майда 33 меңгә җиттте. Туган телләр язмышы турында Мәскәүдә үткәрелгән Түгәрәк өстәл сөйләшүендә дистәләрчә төбәктән килгән җәмәгать эшлеклеләре, күренекле галимнәр катнашты. 3 сәгать дәвам иткән чыгышларның видеязмасын караучылар саны 23 майда 23 меңгә якынлашты. Мәскәүдә туган телләр язмышы турында үткәрелгән Түгәрәк өстәл сөйләшүендә  тел, әдәбият белгечләре, күренекле галимнәр,  РФ халыклары Ассамблеясе җитәкчелеге һәм Дәүләт Думасы аппараты вәкилләре катнашты. Татарстаннан бу сөйләшүгә Дәүләт Советы депутаты Илшат Аминов, галим һәм педагог Марат Лотфуллин, яшьләрдән Руслан Айсин, Айарт Файзрахманов бардылар. 3 сәгать дәвам иткән түгәрәк өстәл сөйләшүен онлайн режимында меңнәрчә интернет кулланучылар карап торды. Әлеге видеязмасы караучылар саны 23 майда 22700 гә җитте.

Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*