tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: “Һәр милләт үз телен саклап калырга тиеш. Телсез милләт була алмый”
Васил Шәйхразыев: “Һәр милләт үз телен саклап калырга тиеш. Телсез милләт була алмый”

Васил Шәйхразыев: “Һәр милләт үз телен саклап калырга тиеш. Телсез милләт була алмый”

“Һәр милләт үз телен саклап калырга тиеш. Телсез милләт була алмый”, – дигән фикерен җиткерде ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев.

Вице-премьер киләсе ел Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы буларак игълан ителүен искәртте һәм быел ТАССРның 100 еллыгын үткәргәндә дә, бу темаларга һәрвакытта да күп кагылыш булганын билгеләп узды.

– Без татар өчен генә түгел, бүтән милләтләр өчен дә кайгырып, аларны берләштерү, телләрен саклап калу буенча эш алып барабыз. Һәр 173 милләт безнең Татарстанда бердәм, дус, туганнар кебек кулга-кул тотынып эшлиләр, без аларның һәрберсенә дә бик рәхмәтле, — диде Васил Габтелгаяз улы.

Милли Шура рәисе фикеренчә, берләшкән милләт ул һәрвакытта да дус була. Нәтиҗәдә, бу республиканы икътисади, сәяси яктан тагын да алга үстерәчәк.

– Туган телләр елы ул — бәйрәм генә түгел, монда төпле эш булачак. Күрше республикалар белән үзебезне тагын да якынайтачакбыз, — диде ул.

Лилия Локманова

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*