tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алар арасыннан менә дигән операторлар, режиссерлар үсеп чыгарга мөмкин
Алар арасыннан менә дигән операторлар, режиссерлар үсеп чыгарга мөмкин

Алар арасыннан менә дигән операторлар, режиссерлар үсеп чыгарга мөмкин

Әтнә районында балалар төшергән фильмнар, клиплар буенча конкурс беренче тапкыр 2008 нче елда уздырыла башлаган иде. Район эчендә башланган фестиваль, әкренләп республика күләмендә үтә башлый. Быел аны оештыру эшенә Бөтендөнья татар конгрессы да кушылды һәм Россиякүләм дәрәҗәгә күтәрелде.

Балалар конкурс таләпләре буенча, клиплар һәм кыскаметражлы фильмнар төшерә. Алар татар телендә булырга тиеш. Нәтиҗәдә, финалга 20 хезмәт чыккан. 5 клип һәм “Тел язмышы”, “Үрнәк шәхесләр”, “Безнең тарихыбыз” кебек темаларны яктырткан 15 фильм.

Финалда Әтнә, Арча, Саба, Балтач, Теләче районнары, Казан шәһәре һәм Мари Эл республикасы мәктәпләрендә укучылар. Конкурс хезмәтләре эчтәлеге, форматы белән дә төрле. Укучылар үзләре күзаллаганча, туган телне саклау проблемасын да күтәргән, авыл тарихы, тырыш кешеләр, сугыш темасына да битараф калмаган.

Әлбәттә, әле махсус белеме булмаган, фильм төшерү серләренең нечкәлекләрен белмәгән балалар өчен, аны бар кагыйдәләренә туры китереп эшләү катлаулы мәсьәлә. Ләкин һәрберсе тырышкан. Иҗади эшләрне карап бетергәннән соң, жюри әгъзалары аларга фильмнар төшергәндә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген аңлатып, мастер-класслар да уздырды.

Нәтиҗәдә, клиплар арасында I нче урын “Бәхетле бала” хезмәте өчен Диләрә Мәхмүтовага бирелде. II нче урында Әтнә районы Бәрәзә мәктәбеннән Алисә Әхмәтҗанова һәм Салават Әхмәтҗанов “Абыема” клибы белән, III нче урында Казан шәһәренең 94 нче номерлы гимназиясе укучылары әзерләгән клип-“Сугыш турында сөйләшә картлар”.

Видеофильмнар арасында I нче урында –  Арча районының “Нур” балалар студиясе төшергән “Ипи пешерү йоласы” фильмы. II нче урында – Мари Эл республикасының Бәрәңге районы Куян авылы мәктәбеннән Илзия Ибраһимова “Безнең тарихыбыз” фильмы белән. III нче урын Арча районы Иске Чүриле мәктәбе укучысы Гүзәл Вәлиевага бирелде. “Тел хакында уйларым” фильмы өчен. Бөтендөнья татар конгрессыннан махсус приз да бар иде. Аңа Әтнә районы Күәм мәктәбе укучысы Зөһрә Садриева “Күренекле татар мөгаллиме Равил Садриев” фильмы өчен лаек булды. Бүләк планшетны Бөтендөнья татар конгрессының Республика иҗтимагый фонды җитәкчесе Сәрия Зиннәтова тапшырды.

Җиңүчеләрнең хезмәтләрен алдагы көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы сайтында да күреп булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*