tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арча педкөллияте зур концерт әзерләгән
Арча педкөллияте  зур концерт әзерләгән

Арча педкөллияте зур концерт әзерләгән

Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте коллективы 21 февраль көнне район Мәдәният йортында район оешмалары арасында “Газиз Арчам! Даның зурдыр, юлың туры, сиңа багышлана ул–кызларың жыры!” дигән девиз астында үткәрелүче чарада чыгыш ясады. Концерт тулысы белән туган телебезгә багышланды. Кич буе коллектив тамашачыга ана телебезгә булган олы ихтирамын, тирән хисләрен җыр-биюләр, шигырьләр һәм милли моңнарыбыз аша җиткерде.

Вокаль ансамбль башкаруында Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Филарит Гасыймов җитәкчелегендәге халык музыка уен кораллары оркестры чыгышын, Миләүшә Әгъзәмованың оркестрга кушылып җырлавын да зал көчле алкышлар белән кабул итте.

Бу кичәдә без даны еракларга таралган композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Мөхетдинованың өр-яңа романсы премьерасының да шаһите булдык. Романсның 46 ел гомерен педагогика көллиятендә белем бирүгә багышлаган сандугачка тиң матур тавышлы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зилә Шәйхетдинова тарафыннан тәкъдим ителүе генә дә ни тора бит!

Халкыбызның гореф-гадәтләрен, чаялыгын, җорлыгын тагын бер кат раслаучы “Туйга әзерлек” фольклор күренеше һәм “Мин татарча сөйләшәм” исемле скетч залдагыларны рәхәтләнеп көлдерсә, Һинд кызлары биюе тамашачыны киемнәре, сыгылмалы хәрәкәтләре белән үзенә җәлеп итте. Шулай ук инглиз теле укытучысы Эльвира Мостафина, көллият җитәкчесе Гөлнара Гарипованың дәртле җырлары да һәркемгә кич буена җитәрлек энергия бүләк итте.

Кичәнең финал өлеше дә күпләрнең күңелендә бик озак сакланыр әле. Тулы бер сәхнәне алган коллектив үз чыгышын “Көллият” гимны белән тәмамлады. Аллы-гөлле киемнәргә төренгән һәр катнашучы бу мизгелдә шушы коллективның бүген дә шаулап-гөрләп үсүен, чәчәк атуын тагын бер кат раслады.

Әйе, без бәхетле халык. Чөнки Ана телебездә аралашабыз, китаплар укыйбыз, язабыз, шигырьләр өйрәнәбез, җырлар җырлыйбыз. Безнең үз илебез, үз телебез, тарихи ватаныбыз бар. Арча педагогия көллите кебек милли телебездә белем бирүче, илебезгә милли кадрлар әзерләүче уку йортлары булганда телебез тагын да үсәр, чәчәк атар, иншаллаһ!

 Арча педкөллияте  укучылары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*