tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчада Артур Тумаковның китабын тәкъдир иттеләр
Арчада Артур Тумаковның китабын тәкъдир иттеләр

Арчада Артур Тумаковның китабын тәкъдир иттеләр

Арча Үзәк китапханәсендә  Артур Тумаковның «Арск. Новые подробности, факты и открытия» китабын тәкъдир итү кичәсе узды.

Тарих белән егет 13 яшендә үк кызыксына башлый. «Кечкенә чагымда ук, туган өйемнән каядыр ераккарак китсәк, әти белән әнине, «Бу йортны кем төзегән, кайчан төзелгән ул, монда кемнәр яшәгән?» кебек сораулар белән йөдәтеп бетерә идем. Үсә төшкән әти белән чит шәһәрләргә йөри башладым. Эзләнүдән язылган язмаларым күбәйгәч, аны кайдадыр саклау. халыкка җиткерү максатыннан, китап итеп чыгарырга ниятләдем», — ди юрист белгечлеге алучы автор. Китапка фотосурәтләр төшерүдә, эзләнүләрдә Артурның дусты Булат Гыйниятов ярдәм иткән.Кичәдә ул да бар иде.

Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов егетләргә уңышлар теләде, Арчабыз турында яңа мәгълүмат туплаганнары өчен рәхмәтен җиткерде.

http://arskland.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*