tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Атаклы сөяк остазына – 65 яшь
Атаклы сөяк остазына – 65 яшь

Атаклы сөяк остазына – 65 яшь

Сөякләргә җан өрүче күренекле остаз Минсәлим Тимергазиев бу көннәрдә үзенең 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Инде икенче көн рәттән Минсәлим йортының ишекләре ябылмый: дуслар, танышлар, укучылар, тубыллылар, кунаклар агылып тора. Аларның һәркайсы яраткан остазын, дустын, милләттәшен, күңелләргә шатлык таратучы Минсәлимне туган көне белән котлап иң изге теләкләрен җиткерәсе килә. Котлаучылар арасында балалар шактый, чөнки Минсәлим аларның остазы да, якын дусты да, сердәше дә, тормыш серләрен төшенергә өйрәтүче укытучы да.

Минсалим1Минсәлим Вәлиәхмәт улы Ялутор районы Кызыл Яр авылында туа. Балачактан ятим кала, әни–әтисен ул хәтерләми. Тубыл шәһәренең  ата-анасыз калган татар балалары өчен “Кызыл Шәрыкъ” дип аталган ятимнәр йортында тәрбияләнә.  Кечкенәдән сөяк кисү серенә төшенә башлый. 1967–1969 елларда Минсәлим Тубылның нәфис сөяк эшләнмәләре фабрикасының сәнгать студиясендә шөгыльләнә, аннан сон Абрамцево һөнәри уку йортында осталык үстерү курсларын бетерә. 15 елга якын Тубылның нәфис сөяк эшләнмәләре фабрикасында эшли, шәһәрнең балалар сәнгать мәктәбендә укыта.

 

минсалим дом1991 елда Минсәлим үзе өчен бик кадерле булган, бала чактан үзе тәрбияләнгән йортта, үз исемен йөрткән остаханә ача. Балалар йортында тәрбияләнеп, ана назыннан, туган телендә сөйләшүдән мәхрүм булган милләттәшебез уйлап та тормыйча шәһәрдә беренчеләрдән булып татар телендә матур алтакта куя.  “Бу йорт ятим калган кечкенә Минсәлимне үзенә сыендырды, кайгыртты, – ди остаз. – Хәзер инде мин аның турында уйлыйм. Каядыр чит илгәме, башка шәһәргә китеп барсам, өч көннәр артык тора алмыйм, үз йортыма кайтырга ашкынам”.

Остазның бик зур хыялы бар иде: сөяк музеен булдыру. Аның бу хыялы да тормышка ашты. 4 январь көнне төзекләндерү эшләреннән соң “Минсәлим” йорты кабат ишекләрен ачты. Яңа проект буенча әлеге йортта сөяк музееннан тыш сөяктән сыннар ясаучы осталарның остаханәсе,   мастер–класслар үткәрү, күргәзмәләр оештыру залы эшләячәк, экспедицияләрдән алып килгән экспонатлар һәм картиналар сакланачак.

Мөнирә Сәгыйдуллина
Остазның сәнгать җимешләре
(Сәнгать әсәрләренең фотолары остазның шәхси сайтыннан алынды)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*