tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авылыбызга 275 ел
Авылыбызга  275 ел

Авылыбызга 275 ел

Төмән өлкәсенең Аромаш районындагы Яңавыл исемле татар авылы 275 еллыгын июль аенда  билгеләп үтте.  Авыл бәйрәме тантанасында  район хакимияте башлыгының  беренче урынбасары Иван Пятилетов, Новопетрово авыл җирлеге рәисе Ринат Назыров, Тубыл шәһәре думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин катнашты.  Авыл халкын һәм өлкәбезнең төрле шәһәрләреннән килгән кунакларны  дин юлында булган Данис Вагапов бәйрәм белән котлады һәм Коръән сүрәләрен сәхнәдән укыды.

Яңавылны ихлас күңеле белән яраткан, якташларын хөрмәт иткән, бүгенге көндә Тубыл шәһәренең унбишенче мәктәбендә директор вазифасын башкарган  Сәет Хисмәтуллин җитәкчелегендә  килгән “Сүзге”, “Илһам” ансамбльләре, шәһәрнең себер татар мәдәният үзәге җырчысы Хәсән Хучашев,  район мәдәният үзәге җырчысы Зөфәр Янгулов, Аромаш районының танылган җырчысы Зафура Гыйззәтулина һәм башка  үзешчән җырчылар башкаруында җырлар бәйрәм программасын бизәде. Авыл бәйрәмендә Яңавылда яшәүче тыл һәм хезмәт ветераннарына  рәхмәтләр белдерделәр, күчтәнәчләр тапшырдылар. Оештыручылар бәйрәмгә килә алмаган  Бөек Ватан сугышы ветераны Ярулла абый Юмадеевның өенә барып,  җылы теләкләр юллап,  күчтәнәчләр җиткерделәр.  Тамашачылар авылның тарихына, күренекле шәхесләренә, токымнарына багышланган стендны кызыксынып карадылар. Бәйрәмне алып баручылар Гөлфирә Шәмсетдинова, Нәҗия Хәкимова  җылы сүзләр, изге теләкләр кызганмадылар. Юбиляр парларга, юбилейлы туган көннәрен каршылаучыларга, күп балалы гаиләләргә  бүләкләр  тапшырдылар.  Бу көнне беркем игътибарсыз калмады.  Килгән кунакларны җылы каршылап, чәй табыны артына чакырды хуҗалар.

“Яңавылда ике йөзгә якын кеше яши.  Монда ФАП, ике кибет, клуб эшли. Һәрбер татар авылларындагы кебек Яңавылда да якташларым бик теләп  һәрвакыт мал-туар, кош-кортлар асрыйлар.   Авыл элек-электән  төзек урамнары,  яңа төзелгән  йортлары белән аерылып торган. Туган авылларын яраткан,  эш сөйгән кешеләр-авылның киләчәге дип әйтәләр. Авылда күп яшь гаиләләр яши.  Яңавылның мәктәп яшьтәге балалары күрше Новопетрово авылындагы  мәктәптә белем алалар. Яңа  йортлар төзеп көн күргән милләттәшләребезнең күбесе  шәхси хуҗалыкларында  хезмәт итәләр. Күп  итеп җиләк-җимеш җыялар, саталар”,-дип сөйләде Сәет Хисмәтуллин. Ул якташларына китергән бүләкләрен таратты, сәхнәдән эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Авыл бәйрәмен үткәрүдә ярдәм итүчеләргә, Аромаш районы хакимиятенә, Новопетрово авыл хуҗалыгы  җитәкчеләренә, авылдашларына рәхмәтләрен әйтте.

Тубыл шәһәренең унбишенче мәктәп укытучылары, укучылары  өлкәбездәге бай тарихлы татар авылларына барып концертларда катнашуларының  төп максаты туган якны, җирле татар халкының фольклорын, җырларын , такмакларын, милли костюмнарын өйрәнү. Мәктәп укучылары өчен бу зур тәҗрибә. Уку елы дәвамында алар фәнни практик конференцияләрдә катнашалар. Мисалга,укучылар узган уку елында  язган фәнни эшләре белән Россия күләмендә, Татарстанда үткәрелгән олимпиадаларда җиңүләр  яуладылар. Быел  Яңавылга сәяхәт укучылар өчен күңелле һәм файдалы үтте.

Бәйрәм шатлыгын уртаклашырга килүчеләрне  Яңавыллылар җылы каршылап  чәй табыны  артына чакырдылар. Аннары авыл халкы кунаклар белән бергә биеп, җырлап кичкә кадәр  бәйрәм итте.

 Римма Умитбаева

Төмән өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*