tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Авылым минем” бәйгесенә йомгак ясалды
“Авылым минем” бәйгесенә йомгак ясалды

“Авылым минем” бәйгесенә йомгак ясалды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының конференц залында , Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы һәм “Халкым минем” газетасы редакциясе 2013 нче елда игълан иткән “Авылым минем” бәйгесенә йомгак ясалды.

Бәйгенең максаты дөнья буйлап сибелгән татар авылының хәл–әхвәленә, үткәндәге мирасына, гореф – гадәтләребез, йолаларыбыз, туган телебез, матур үрнәк гаиләләрнең яшәешенә җәмәгатъчелек игътибарын җәлеп итү иде.

Бәйгенең җиңүчеләре Хамзина Римма Мәхмүт кызы, Вильданова Лилия Равил кызы, Шәмсиева Гөлназ Миннегәрәй кызы истәлекле бүләкләр, акчалата премия белән бүләкләнде. Җиңүчеләрне котларга Татарстанның атказанган сәнгатъ эшлеклесе, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, Татарстанның атказанган артисткасы Резеда Шәрәфиева, Казан шәһәре Совет районы укытучылары килгән иде.

“Телебез, гореф –гадәтләребез сагында сез торасыз хөрмәтле укытучылар, хатын – кызлар. Җир шарының төрле почмакларына таралып яшәгән татар халкы бүгенге көндә дә борынгы бабаларыбыздан якты мирас булып калган динен, телен, моңын, күркәм бәйрәмнәрен, матур гореф- гадәтләрен, тарихын саклап, олы бер милләт булып яши икән, моның  нигезендә  сезнең  кебек фидакарьләрнең  хезмәте әйтеп бетергесез зур. Күңелләрегездә булган дәрт сүнмәсен һәм иҗат чишмәләрегез һәрчак ташып торсын!”– дип тантанага килүчеләргә олы рәхмәтен җиткерде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров. Бәйрәм шигырьләргә, җырларга төрелеп барды.

2013 елгы “Авылым минем” бәйгесе тәмам, ә 2014 елга “Авылым минем” бәйгесе дәвам итә.

Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*