tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аяз Гыйләҗевның “Йәгез, бер дога!” китабы презентациясе
Аяз Гыйләҗевның “Йәгез, бер дога!” китабы презентациясе

Аяз Гыйләҗевның “Йәгез, бер дога!” китабы презентациясе

Бүген, 19 гыйнвар көнне, Мәскәүнең ГУЛАГ тарихы музеенда Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның “Йәгез, бер дога!” китабын тәкъдим итү кичәсе узачак.

Роман-хатирәдә Сталин зоналарында, төрмәләрендә булган вакыйгалар  турында сүз бара.

 “Әсәрдә телгә алынган һәр кеше — чын, һәр вакыйга үз башымнан үткән! Үткәнемә һәм тарихка хилафлык кылмыйча, үзем кабул иткән дөреслекне сурәтләргә омтылдым. Чөнки кеше зурмы-кечкенәме, аның тарихка үз мөнәсәбәте, үз аршыны бар», – дип яза Аяз Гыйләҗев.

Китапны Казан федераль университеты профессоры, Татарстан Республикасы фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкрне өйрәнү Институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, драматург һәм киносценарист Мансур Гыйләҗев һәм филология фәннәре кандидаты, Казан университеты доценты Миләүшә Хабутдинова тәкъдим итәчәк.

Белешмә өчен: Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туган.

Татар язучысы Аяз Гыйләҗев советларга каршы оешма төзүдә, Сталинга яла ягуда гаепләнеп, 1950 елның 22 мартында кулга алына. Бер ел Казанның Черек күл төрмәсендә утыра. 1955 елның августына кадәр Казакъстанда, ГУЛАГ лагерында тоткынлыкта була. Аяз Гыйләҗевнең иҗат тәҗрибәләре студент вакытында язылса да, аның актив иҗат эшчәнлеге 1956 елда башлана. «Өч аршин җир» (1962 ел), «Зәй энҗеләре» (1963 ел), «Урталыкта»(1969 ел), «Язгы кәрваннар»(1972 ел), «Җомга көн кич белән» (1979 ел), «Әтәч менгән читәнгә» (1979 ел-1980 ел), «Балта кем кулында» (1988-1989) , «Йәгез, бер дога!» әсәрләре белән Аяз Гыйләҗев үзен повестлар остасы итеп танытты. Аяз Гыйләҗев Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Горький исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасының халык язучысы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*