tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда себерке бәйрәме
Азнакайда себерке бәйрәме

Азнакайда себерке бәйрәме

Борынны ничек кытыклый,

Ай, аның хушисләре.

Мәтрүшкә үскән болынга

Алып кайтты хисләре..”

Чыннан да, бик дөрес сүзләр бу. Казанда укып йөргән чакта, салкын тидергәч, ай сагындырды ул мәтрушкәле кайнар чәйләр! Шуны   бер чынаяк кына эчсәм дә, шул ук минутта терелеп аякка басырмын кебек иде. Минемчә, ул гади генә шифалы үлән түгел, мәтрүшкәле чәйдә әни назының бер тамчы җылысы бар кебек. Шуның өчен, икенче курс башына җитәрлек мәтрүшкә җыярга дип максат куйдым… Әллә минем бәхеткә каршы, “Ак калфак” оешмасы районыбызда себерке һәм шифалы үләннәр җыю көнен үткәрергә тәкъдим ясады. Бу чара 12 июль көнне үтте. Анда катнашырга теләүчеләр, сәгать 7дә үк җыелышкан булырга тиеш иде. Райондашларыбыз бердә иртә дип аптырап тормаган. Инде берникадәрвакыттансоң шыгрым тулы автобус “Алсу” чишмәсенә таба юл тоткан иде.

Катнашучылар арасында баштан ук бер-берсенә карата җылы мөнәсәббәт урнашкан иде. Һәрбер килгәнне елмаеп каршы ала бирделәр. Дөрес, күпчелекне олы абый-апалар тәшкилитте. Ләкин арада яшьләр, хәтта әти-әнисенә ярдәм итергә килгән балалар да бар иде. Тиешле урынга барып җиткәч, кем кая  таралышып бетте. Хозур табигать почмагына  чыгу үзе ни тора! Тирә-юньдә аллы-гөлле чәчкәләр үсеп утыра, бар дөнья яшеллеккә күмелгән, күбәләкләр оча, баш өстендә иксез-чиксез зәңгәр күк гөмбәзе.

Күзалдыгызга хәзер бик матур сүрәт килеп баскан дип уйлыйм. Әмма бу искиткеч матур көнне бары бернәрсә генә бозган иде ,ул да булса көчле суык җил. Шулкөнне генә мин зәмһәрир суык дигән сүзләрнең мәгънәсенә төшендем. Шулай да кояш саран гынабулса да нурлары белән безне җылытырга теләгәндәй итте итүен.

Суык дип тормый, “еланнар бар, сак булыгыз” дигән сүзләрдән аптырап калмый, райондашларыбыз шифалы үләннәр һәм себерке артыннан кереп киттеләр. Хатын-кызлар күбрәк үлән җыюга өстенлек бирде. Төркем-төркем җыелышып, гәпкорып, бер-берсенә кайсы үләннең нинди чиргә дәва булуын сөйләп, алар кочак-кочак шифалы үләннәр бәйләмен тупладылар. Сөенеп куйдым. Даруханәләргә барып, фәлән сумга дару алуга караганда, халык медицинасын кулайрак күрәм мин.

Мондый кешеләр күп икән. Бер-ике сәгатьтән барысы да себеркеләрен, дару үләннәрен, матурдан-матур чәчәк бәйләмнәрен тотып,  “Алсу” чишмәсе тирәсендә җыелышкан иде. Монда күңел ачу дәвам итте. Катнашучылар кайнар чәй һәм өчпочмактан авыз иттеләр, татар көйләренә рәхәтләнеп биеп алдылар.

Ләкин кайсыгына бәйге җиңүчеләрсез була икән? Бу бәйгенең дә үз җиңүчеләре булды. Себерке җыюда беренче урынны – Тәлгать Арсланов, икенче урынны – Гарипова Ландыш, өченче урынны – Гараев Тахир яулады.  Афәрин! Бөтен катнашучылар да бүләкләнде, берсе генәдә буш кул белән кайтып китмәде.

Сүзгә килгәндә, мин тәки мәтрүшкә җыя алмадым, чөнки без барган җирдә ул күренмәде дә. Ләкин шуңа да кармастан, башка дару үләннәре, файдалы киңәшләр җыеп кайттым.

Модый бәйге  районыбызда әле беренче тапкыр гына үткәрелгән иде. Киләсе елларда катнашучылар тагын да күбрәк булыр, бу чара матур традициягә әйләнер дип ышанып калам.

Зилия ХӘБИБУЛЛИНА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*