tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтач районы ЗАГС бүлегендә очрашу кичәсе узды
Балтач районы ЗАГС бүлегендә очрашу кичәсе узды

Балтач районы ЗАГС бүлегендә очрашу кичәсе узды

ЗАГС бүлеге мөдире Зөһрә Әхмәтханова һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Зөлфирә Камалова тырышлыгы белән район тарихында беренче тапкыр 30 яшьтән 40 яшькә кадәр гаилә кормаган егетләр, кызлар өчен кичә үткәрелде.

Биредәге чарага район җирлегендәге 30 яшьтән югары булган буйдаклар, тормышка чыкмаган кызлар чакырулы иде. Иң элек тантаналы рәвештә Борнак авылында гомер итеп, алтын туйларын билгеләп үтүче Гадения һәм Мөбәракҗан Гарифҗановлар белән таныштыру булды. 4 бала тәрбияләп үстергән, инде оныкларын сөюче, иңгә-иңне  куеп, 50 ел бергә яшәүче әлеге гаилә биредә утыручы яшьләргә өлге иде. Шулай ук Чутай авылыннан килгән Нәкыйп абый, Соснадан Ягъфәр Хәбибуллинның да киңәшләре, теләкләре урынлы яңгырады. Тальян, гармун моңнарына үрелеп җырлар башкарылды.

“Районыбызның  демографик хәлен уңай якка хәл итүдә мондый клуб оештыру бик кирәк идее, – дип фикерен белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов. – Һәркемнең дә тулы тормышта яшәргә, гаилә корып, балалар үстереп яшәргә хакы бар. Танышыгыз, аралашыгыз! Бу бюро махсус шуның өчен оеша. Шушы клубка килеп, үзенең тиң ярын очратып, гаилә корсалар бик яхшы булыр иде. Беренче булып өйләнешкән парның туена  шәхси акчама автомат кер юуу машинасы бүләк итәм”.

Әлеге сүзләр өмет уятты, ахрысы. “Тагын кайчан очрашабыз соң”, – дип инициатива күрсәтүче егетләр булды. Уеннар уйнап, чәй табыны артында гапләшеп тә алгач, күңелләре тагын да ачылып китте. Инде күптәнге танышлар кебек аралаша, кайберләре телефон номерлары белән алмаша ук башлады. Әйе, нәкъ менә шул максатны тормышка ашырырга, бер төсле генә агучы тормышларына ачык төсләр, яңа танышлар өстәүдә бит инде бу чараны оештыру да.

“Шулай да әлеге даирә кешеләренә читтәрәк калу, оялу һәм серлелек хас, –ди  Зөлфирә ханым Камалова. – Гадәттә, мондый очрашуларга егетләрне җәлеп итү авырлык белән башкарыла, ә монда киресенчә, егетләр күбрәк килгән. Алар кыюрак та күренә, кызлар әллә берничә генә булганга, башлап сүз әйтергә кыймый торалар. Беренче тапкыр булганлыктан, очрашуга 30 – 40 яшьлекләрне дәштек. Барлыгы 15 кеше килде. Алга таба үз тиң ярын эзләүче өлкәннәребезне дә чакырачакбыз. Теләгебез клуб буларак оешу”. Гаилә кору – җитди һәм җаваплы эш. Мондый чаралар дәвамлы булсын инде.

Зөһрә Әхмәтханова, Балтач

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*