tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда «Бишек. Халкымның бишек җырлары» проекты башланды
Башкортстанда «Бишек. Халкымның бишек җырлары» проекты башланды

Башкортстанда «Бишек. Халкымның бишек җырлары» проекты башланды

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Башкортстанда «Бишек. Халкымның бишек җырлары» яңа проекты башланды. Әлеге проект халыкның бай җыр мирасын саклауга һәм үстерүгә йөз тота.

«Тамыр» телеканалы директоры, Башкортстан Иҗтимагый палатасы һәм «Ана йөрәге» Әниләр советы әгъзасы Гөлназ Колсарина фикеренчә, безнең көннәрдә баласына бишек җырлары җырлаган әти-әниләр сирәк очрый.

«Замана әти-әниләренең бишек җырлары җырларга вакыты юк һәм балалар бик мөһим әйбердән мәхрүм кала. Бишек җырлары тыңламый үскән бала аны үз сабыйларына да җырламаячак. Бишек җырларының юкка чыгу куркынычы барлыкка килә. Моңа юл куярга ярамый», — дип сөйләде ул.

Проектны Башкортстан Башлыгының республикадагы дәүләт телләрен һәм Башкортстан халыклары телләрен саклау һәм үстерү өчен бирелгән гранты акчасына Башкортстан Гражданлык җәмгыятенә ярдәм итү фонды ярдәме белән «Тамыр» балалар-яшүсмерләр телеканалы һәм «Ана йөрәге» Аналар советы тормышка ашыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*