tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның Иглин районында Сабан туе гөрләде
Башкортстанның Иглин районында Сабан туе гөрләде

Башкортстанның Иглин районында Сабан туе гөрләде

Башкортстанның Иглин районындагы Олы Теләк авылында ел саен Сабан туен зурлап үткәрәләр. Башкортстан татарлары милли бәйрәмен оештыруда башлап йөрүче кеше – фермер Хәсән Идиятуллин. Үз милләте, үз төбәге өчен җан атып йөрүче тырыш милләттәшләребезнең берсе ул. Бар көчен нәселле татар атларын үрчетүгә бирә. Хәсән әфәнде үзе кебек «ат җене» кагылган кешеләрне дә янына тупларга тырыша. Балалары аның эшен дәвам итә.

Иглин районы халкы шундый тырыш якташына, Сабан туен уздыруда башлап йөргәне өчен, чиксез рәхмәтле. Биредә бәйрәм 32 нче тапкыр үткәрелде. Ул хәзер Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештырыла.

Сабан туенда Иглин районы башлыгы Николай Самойленко, Дәүләт Думасы депутаты,  Башкортстан Халыклары Ассамблеясе җитәкчесе Зөһрә Рәхмәтуллина, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов, Татарстаннан Бөтендөнья татар конгрессының мәдәният буенча җаваплы хезмәткәре Алмаз Нургалиев катнашты.

Сабан туена бер меңгә якын кеше җыелган иде. Мәйданда Татарстаннан килгән артистлар: Закир Шаһбан, Рөстәм Асаев, Алсу Хәбибуллина үз иҗатлары белән халыкның күңелен күтәрде. Милли бәйрәмебез уеннар белән үрелеп бара. Багана башына менүдә ир-егетләр генә түгел, хәтта хатын-кызлар да үзләрен сынап карады. Көрәш һәм ат чабышлары һәрвакыттагыча халыкның иң яраткан һәм көтеп алган ярышлары. Мәйданга җыелган тамашачы җиңүчеләр өчен җан атты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*