tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бәхетле балачак” кубогына кем ия булыр?
“Бәхетле балачак” кубогына кем ия булыр?

“Бәхетле балачак” кубогына кем ия булыр?

Танылган җәмәгать эшлеклесе, популяр татар драматургы Туфан Абдулла улы Миңнуллин иҗатына багышланган Ачык бөтенроссия  “Бәхетле балачак” интернет-конкурсында катнашучылар арасында тавыш бирү башланып китте.

Сайтка төрле илләрдә яшүче балаларның 100 иҗат җимеше урнаштырылды. Бәйгедә Литва, Канада, Кыргызстан илләреннән, Россия Федерациясенең Татарстан, Башкортстан, Мари Эл, республикаларыннан, Киров, Пенза, Төмән һәм Уляновск өлкәләреннән нәни дусларыбыз катнаша.

  • Вокал номинациясендә – 19;
  • Инструменталь башкару номинациясендә – 9;
  • Декоратив-гамәли иҗат – 18;
  • Рәсем номинациясендә – 40;
  • Нәфис сүз номинациясендә – 8;
  • Театр иҗаты номинациясендә – 6.

Җиңүчеләр һәр номинациядә 3 төрле яшь категорясе буенча билгеләнәчәк.

balachak.congress.tatar сайтына кереп үзегезгә ошаган иҗат җимешенә тавыш бирергә онытмагыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*