tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бәхет”тә — театр рухы
“Бәхет”тә — театр рухы

“Бәхет”тә — театр рухы

Ижау шәһәренең  “Спартак” халык иҗаты йортында “Бәхет” ансамбленең “Театр яктылыкка илтә” исемле концерты булып үтте.

Концертка әлеге теманы алу фикере миңа Ижау шәһәрендә күп еллар яшәгән беренче татар хатын-кыз артисткасы Сәхип­җамал Гыйззәтуллина-Волжская, Ишмәтовлар гаиләсе тормышы һәм кайчандыр шәһәребездә гөрләп торган Татар клубы турында укып танышкач килде. Татар театры, шәһәребезнең үзешчән театр тормышы белән сезне дә бераз таныштырып үтәм.

1906 елның 22 декабрендә Казан­да Яңа клубта беренче тапкыр киң катлау тамашачылар өчен губернатор рөхсәте белән ярлы студентлар файдасына татарча ачык спектакль күрсәтелә, бу кичтә сәхнәдә “Кызганыч бала” драмасы һәм “Гыйшык бәласе” комедиясе уйнала. Казанны шаулаткан бу вакыйга татар театрының туган көне булып тарихка керә. Профессиональ татар театрына нигез салучы Галиәсгар Камал, Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан пьесаларын беренче тапкыр сәхнәгә куючы милләтебез горурлыгы Габдулла Кариев була.

1918 елда, гражданнар сугышы башлангач, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская башта Казанга, аннары Әгерҗе районы Иж-Бубый авылына килеп урнаша. Шул елның ноябрендә Азин дивизиясе Иж-Бубыйны да, Әгерҗене дә, Ижау шәһәрен дә үз кулына ала. Сәхипҗамал алар белән бергә Ижау шәһәренә килә, биредә драмтүгәрәк оештыра. 1919 елның язында Ижауга Колчак армиясе якынлаша башлагач, ул икенче Кызыл Армиянең сәяси бүлеге каршында оешкан труппа артисткасы булып фронтка китә, сугыш беткәнче фронтта була. Фронттан кайткач, Сәхипҗамал туташ 1921 елда Ижау шәһәрендә Владимир Русиновка кияүгә чыга. 1926 елга кадәр эшче клубларында драмтүгәрәкләрдә эшли, соңыннан авыру сәбәпле, инвалидлык алып, хуҗабикә ролендә күбрәк өйдә утырырга мәҗбүр була. 1966 елда ире белән Ижаудан Казанга күчеп китә. Кызганыч, картлык көннәрен психоневрологик интернатта уздыра һәм шунда вафат була…

1930 елларда Ижау шәһәренең хәзерге Ленин районында мөсел­маннарның элекке “Ирек йорты” эшчәнлеген дәвам иткән Татар клубының мәдәниятебезне үстерү өлкәсендә бик күп эшләр башкарганы билгеле. Татар клубының беренче директоры Галимберов дигән фамилияле кеше була. Аның җитәкчелегендә биредә “Зәңгәр шәл”, “Акчарлак­лар”, “Мәкер һәм мәхәббәт” кебек зур күләмле, кат­лаулы бик күп әсәрләр сәхнәләштерелә.Тамашачыларның яратып караган артистлары — Әхмәт Габтиков, Мөкәррәмә Шәрипова, Мирсәяр Бикчурин, Рөстәм Ибраһимов, Хаҗи Сафиуллиннар сәхнә йолдызларына әверелә. Советлар Союзы герое Закир Солтанов, Фәхретдин Касыймов, өч Кы­зыл Йолдыз ордены кавалеры Ильяс Мәүлетдинов сугышка кадәр әлеге татар клубының актив катнашучылары булалар. Бөек Ватан сугышы елларында Татар клубы директоры вазифаларын Хаҗиәхмәт Сафиуллин башкара. Шушы авыр елларда да татар халкы мәдәнияттән читләшми, драма түгәрәге, концерт бригадасы һаман да эшләп килә. Берничә елдан Татар клубына җитәкче итеп Равил Габдрахмановны сайлыйлар. Сугыш яралары инде төзәлүгә таба барган бер чорда, ягъни 1963 елда, ни сәбәпледер, татар клубының уты сүнә.

Шәһәребездә Ишмәтов фамилиясен ишетмәгән татар бик сирәктер. Татар җырына, татар сәнгатенә гашыйк булган бертуган Мират, Рафак, Марсель, Финал Ишмәтовлар, Мират абыйның хәләл җефете Нәйсә апа Ижау шәһәренең татар үзешчән сәнгатендә кайныйлар, бик күп еллар театрны яшәтеп, төп рольләрне уйныйлар. Рафак озак еллар Тимерьюлчылар мәдәният сарае директоры булып эшли. Ул елларда аеруча драма түгәрәге уңышлы эшли биредә. Кызганыч, соңрак театр рухы сүнә…

Аллага шөкер, бүгенге көндә әкренләп әлеге рух сәхнәгә кайта. Күпләрнең сәхнәдә театр куярга теләкләре барлыгы, зал тутырып килгән тамашачыларның театрны сагынганлыгы шуны раслый. Шәһәребезнең “Спартак” халык иҗаты йортында узган концертта Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” мелодрамасыннан, Таҗи Гыйззәтнең “Чаткылар” драмасыннан өзекләр күрсәтелде, спектакльләрдән җыр­лар яңгырады. Тамашачылар әлеге мәңгелек җырларны кушылып җырлап утырдылар, татар театры, шәһәребезнең үзешчән театр тормышы белән таныштылар. Шуңа сөенәм: яшьләрнең спектакль куярга, халкыбызның яраткан җырларын башкарырга теләкләре бик көчле. Бу урында Дания апа Борһановага рәхмәт әйтәсем килә.

Ул һәрвакыт: “Концертларыгызның темасы юк, һәрбер чара нәрсәгәдер багышланырга тиеш”, — дип әйтә. Шуңа күрә хәзер һәрбер чараны эчтәлекле итеп үткәрәсе килә.

Сарапул шәһәреннән килгән Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фаил Исламгалиев: “Мондый эчтәлекле концертлар безнең өчен үрнәк. Без үзебездә шундый мәгънәле чаралар үткәрергә иҗат рухы алып кайтып китәбез бүген, рәхмәт сезгә!” — диде.

Концертта катнашкан “Бәхет” ан­самбленә, яшьләргә, Сарапул шә­һә­реннән килгән милләт­тәшләребезгә, тамашачыларга Уд­муртия татарларының мил­ли-мәдәни автономиясе, “Яңа­рыш” газетасы редакциясе исе­меннән зур рәхмәт.

Материал http://yanarysh.ru сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*