tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бер көнне Бөтендөнья “Татарча диктант” һәм “Акыл фабрикасы”
Бер көнне Бөтендөнья “Татарча диктант” һәм “Акыл фабрикасы”

Бер көнне Бөтендөнья “Татарча диктант” һәм “Акыл фабрикасы”

9 илдә һәм 20 төбәктә “Татарча диктант” акциясе   узачак.

Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала.

“Татарча диктант” 9 илдә һәм 20 төбәктә узачак: Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, ХМАО, Новосибирск, Сарытау, Иваново, Самара, Пермь, Омск, Мари Эл, Әстерхан, Иркутск, Волгоград, Алтай һәм Казахстан, Кыргызстан, Германия, АКШ, Гарәп Әмирлекләре, Украина, Чехия, Әзербайҗан.

Катнашучылар татар теленнән орфографик һәм грамматик хаталарын тикшерер өчен татар әдәбиятының классик язучысы Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәреннән өзек язачаклар.

Татар теленнән диктантларны күренекле тел белгечләре һәм профессорлар тикшерәчәк. Белем бирү акциясенең һәр мәйданында диктант текстын атказанган сәнгать эшлекләре, язучылар һәм танылган алып баручылар укыячак.

Казанда “Татарча диктант” узачак:

  1. Штаб креатив индустрия резиденциясе (Татарстан ур. 20);
  2. КФУның, Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (Татарстан ур. 2, 3 этаж, актлар залы);
  3. КДМУның беренче уку-укыту бинасы (Бутлеров ур. 49);
  4. Казан милли тикшеренү технология университеты (Карла Маркса урамы 72, Б103)
  5. Казан дәүләт энергетика университеты (Красносельская ур. 51)

Оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының яшьләр һәм спорт министрлыгы.

Программа акыл фабрикасы

Сайтка сылтамаhttp://diktant.tatar

Социаль челтәрләргә сылтама: https://vk.com/tatdiktant

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*