tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бер очрашу-үзе бер гомер
Бер очрашу-үзе бер гомер

Бер очрашу-үзе бер гомер

2 нче март көнне Төмән шәһәренең “Нефтяник” мәдәният сараенда “Таң йолдызы” балалар һәм “Халык сәнгате” өлкә бәйгеләренең гала-концерты булып узды. Җыелган халыкны милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришат Җиһаншин һәм Татарстан кунагы, Россия Дәүләт Думасы федераль татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов котладылар. Аннары тамашачылар Төмән өлкәсенең һәр районыннан килгән сәнгать осталары катнашында оешырылган концертны карап ял иттеләр, дип хәбәр итә Төмәннән Алсу Сәгыйтова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*