tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бер учка сыя дөнья
Бер учка сыя дөнья

Бер учка сыя дөнья

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Мәскәү өлкәсендә яшәп иҗат итүче шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Әлфия Шәмсетдинованың «Бер учка сыя дөнья» дип исемләнгән китабын тәкъдир итү кичәсен уздыра.

Әдәби-музыкаль кичә 1 март көнне 18:00 сәгатьтә «Казан» милли мәдәният үзәгендә (Пушкин урамы, 86 йорт) узачак.

“Мин 1959 елның 19 нчы мартында Татарстанның Буа районы Иске Суыксу авы­лында әтием Каюмов Тәүфыйк һәм әнием Каюмова Рәшидә гаиләсендә биш кызның беренчесе булып дөньяга килгәнмен, – дип яза үзе турында Әлфия Шәмсетдинова китабының тышлыгында. – 1974нче елда Иске Суыксу урта мәктәбендә 8 нче сыйныфны тәмамлап Мәскәү өлкәсенең Щёлково шәһәренә килеп урнаштым. Щёлково шәһәренең киҗе-мамык фабрикасының һөнәр училищесын һәм урта белем­не кичке мәктәптә бетереп фабрикада эшләдем. Хәзергесе көндә лаеклы ялда. 1980 нче елда үзебе­знең Буа районы Адав-Толымбай егете Фирдүс Шәмсетдинов белән гаилә кордык. 36 ел бергә тигез тормыш итәбез. Өч бала үстердек. Өчесе дә югары белем алдылар, гаилә корып Мәскәү өлкәсенең Фрязино шәһәрендә яшиләр. Без Фирдүс белән Фрязинодан ерак түгел бер авылда үз йортыбыз белән яшибез. Әлхамдүлилләһ! Бүгенгесе көндә дүрт оныгыбыз(кыз балалар) үсеп киләләр”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*