tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Беренче чиратта туган телен, халкын, гореф-гадәтләрен онытмауны бурыч итеп куябыз”
“Беренче чиратта туган телен, халкын, гореф-гадәтләрен онытмауны бурыч итеп куябыз”

“Беренче чиратта туган телен, халкын, гореф-гадәтләрен онытмауны бурыч итеп куябыз”

8-14 ноябрьдә «Идел» яшьләр үзәге Татар балалар лидерлык мәктәбе уздыра. Чараның максаты – татар яшьләре оешмаларында һәм берләшмәләрендәге актив татар балаларын барлау һәм аларга ярдәм итү.

Татар лидерлык мәктәбенә 15 төбәктән 7-11 сыйныфларда белем алучы 80 катнашучы җыелган. Алар – Әстерхан, Иваново, Калуга, Кемерово, Оренбург, Новосибирск, Пенза, Самара өлкәләре, Мәскәү шәһәре һәм Удмуртия Республикаларыннан килгән. Әлбәттә, Татарстан балалары да бар. Катнашучылар өчен бер атна дәвамында төрле лекция­ләр, гамәли дәресләр, түгәрәк өстәлләр, татар интеллигенциясе вәкилләре белән очрашулар планлаштырылган.

Чараның тантаналы ачылы­шында катнашкан Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, мәктәпнең максаты – Татарстаннан читтәге балалар белән тыгыз элемтә булдыру.

“Бу сменалар ярдәмендә без балаларга җәмгыятьтә үзләрен табу өчен мөмкинлек бирәбез. Беренче чиратта туган телен, халкын, гореф-гадәтләрен онытмауны бурыч итеп куябыз”, – диде депутат.

Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов та актив яшьләрнең киләчәктә үз проект­лары барлыкка килүенә ышана.

“Әлеге мәктәп – шул проект­ларны чынга ашыру өчен менә дигән мөмкинлек. Шунысын билгеләп үтәсе килә: алар дөньяның төрле почмагыннан килә, үзләре турында гына сөйләп калмыйча, башка өлкә яшьләре белән таныша. Шул яшьләр үзләрен Татарстанда үстереп, Казанда уку йортларына керсеннәр иде”, – диде Тимур Сөләйманов.

Рәфидә Галимҗанова
shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*