tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Без дә бу эшләрдән читтә тормыйбыз
Без дә бу эшләрдән читтә тормыйбыз

Без дә бу эшләрдән читтә тормыйбыз

Күптәннән барганым юк иде Казанга. “Ак калфак” оешмасыннан өченче Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына чакыру алгач, бик сөендем. Самара өлкәсеннән без тугыз кеше бардык. Шуларның дүртесе Похвистнево районыннан: Кәүсәр Шәйхетдинова, Кәүсәр Латыйпова, Илһамия Кәримова һәм мин, София Сәлимова, идек. Районыбызның “Туган тел” оешмасы җитәкчесе Расих Латыйпов биргән машинада безне ялт иттереп, илтеп тә куйдылар, вакыты җиткәч, алып та кайттылар. Аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Мәркәзебез Казан тагын да матурланган, урамнары киңәйгән, яшелләнгән, гөлләнгән, чынлап та нурланган иде.
Форумның программасы бик тә тыгыз,барсы да минутлап язылган булса да оештыру дәрәҗәсенең дә югарылыгы сокландырды.Бу эшкә “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы һәм Бөтендөнья татар конгрессының күп көч куйганлыгы күренеп, сизелеп тора.
Килгән көнне Арча-Кырлай якларын урап кайттык. Кырлайның гүзәллегенә сокланып йөрдек. Тукайның иҗади һәм шәхси тормышы турында экскурсоводларның тәфсилләп сөйләгәнен тыңладык, аның иҗатының никадәрле бөек, ә язмышының бигрәк тә ачы булуын биредә генә ныклап аңлап булуына төшендек. Киләчәктә үзебезнең мәктәп укучыларын да анда алып барырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдем мин.

Кичен К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт театрында Исламия Мәхмүтованың “Мәхәббәт чишмәсе” спектаклен карадык. Шулай итеп,төн уртасы җиткәнен сизми дә калганбыз.

Икенче көнне пленар утырышка җыелдык.  Һәрбер хатын-кызның диярлек башында — калфак яисә яулык, өстендә — милли татар күлмәге, аякларында читек иде. Әйтерсең, дөньяның барлык гүзәл затлары җыелган. Без дә сынатмадык, озын итәкле милли күлмәкләребезне киеп, матурланып, чын татар хатын-кызлары булып  килдек.

Пленар утырыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның тәбрикләү сүзе, аннан соң “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисованың йомгаклау чыгышы белән башланды. Алардан соң бер-бер артлы төрле төбәк вәкилләре үзләренең эшләре, эшләгән чакта килеп чыккан проблемалары, аларны чишүдә булган татар конгрессының ярдәме турында сөйләделәр. Ә без исә сөенеп-шатланып утырдык: алар әле генә башлаган эшләр бездә күптәннән эшләнеп килә бит инде. Мәсәлән: кайсыдыр төбәктә шәҗәрәләр ясый башлаганнар икән, бездә ул эш 2011 елда ук башланды, кайдадыр “Ягез әле, кызлар” бәйгесе уздырганнар, ә бездә ул әллә кайчаннан үткәрелә бит инде, хәтта быел 1 — 4 класс балалары өчен “Ягез әле, кызчыклар” дигән чара да уздырылды.

Язучы, танылган җәмәгать эшлеклесе, күпләребезгә таныш Фәүзия Бәйрәмова, бик ачынып: “Күп төбәкләрдә йөрдем, татарның гына түгел, үз авылларының тарихын да белмиләр, безгә тирәнгәрәк төшәргә, авылларда, төбәкләрдә тарихны өйрәнү, эзләнүләр белән шөгыльләнергә кирәк”, –  дигәч, моңа бик куандык. Безнең мәктәп балалары анысын да булдыра. 2007 елда Бабкай чишмәсенең тарихын өйрәнгән балалар өлкәбездә җиңү яулаган иделәр, ә 2009 елда, өлкәдә генә тукталмыйча, Ригиль Минһаҗев үз классташларының “Безнең якта армиягә озату” дигән эзләнү эшен якларга Мәскәүгә дә барган иде. Ә инде “мәктәп Сабан туен” без 1996 елдан ук уздырып киләбез. Авыл сабантуйлары да әллә нинди котлык елларда да уздырылмыйча калмады. Егетләребез шәп бит безнең! Чакыр гына, игелекле эшкә бар да катнаша, ярдәмләшә. Егетләрдәй кызларыбыз да бар! Даниябез (эшкуар Дания Тулова турында әйтүем) генә ни тора!

Пленар утырышта язучы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Ркаил Зәйдулла да хәзерге вакыттагы проблемаларга туктап болай диде:

– «Основы светской этики» дәреслегендә, башка диннәргә караганда православ дине турында күбрәк мәгълүмат бирергә телиләр. Тик әлегә Татарстанда сайлау мөмкинлеге бар. Ләкин бу мәсьәлә Россиянең чит төбәкләрендә аеруча кискен тора. Бүген татар анасы өчен матурлык кына түгел, батырлык та кирәк”.

Монысы белән дә ризалашмый мөмкин түгел.

Хәер, безнең мәктәптә үз динебез өйрәтелә, әммә соңгы вакытларда яшь гаиләләрдә балаларыбыз белән русча сөйләшүләр күзәтелә башлады. Янәсе русча яхшырак өйрәнсеннәр. Монысы белән бөтенләй килешеп булмый.

Икенче көнне кичке концерт безне таң калдырды. Анда танылган җырчылар “Казан” бию ансамбле белән аралашып чыгыш ясадылар. Андагы костюмнар, биюләр, сүз белән әйтеп бетергесез. Ул ансамбльнең чыгышын мин бөтен кешегә дә карарга тәкъдим итәр идем.

Аз гына вакыт эчендә күп нәрсәләр ишетеп, күреп, кызыгып, үзебезгә төрле алымнар алып, тәҗрибә  туплап кайттык без бу форумнан.

Әле апрельдә Расих Латыйпов “Ак калфак” җитәкчесе Кадрия Идрисовага чакыру хаты юллаган булган икән. Күрешү вакытында Кәүсәр Шәйхетдинова да аның белән бу турыда сөйләште, Кадрия ханымның: “Галигә барам, ураза ае беткәч тә барам”, — дигән җавабын да алдык.

Менә шундый хис-тойгылар кичереп, сөенеп һәм дәртләнеп кайттык әле без Казаннан.

София СӘЛИМОВА,
Похвистнево районы татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы әгъзасы.
«Бердәмлек».

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*