tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Безнекеләр — “Могҗизалар кыры” уенында
Безнекеләр — “Могҗизалар кыры” уенында

Безнекеләр — “Могҗизалар кыры” уенында

Можга егете, җырчы һәм композитор Рамил Нуриманов икенче тапкыр “Могҗизалар кыры” уенында катнаш­ты.

“Мин уенда 2012 елда катнашкан идем. Ул вакытта эфирда “Государство Россия” дигән җырымны башкардым. Уенчыларның беренче өчлегендә идем, тик финалга чыга алмадым, мине башка катнашучы узды”, — дип искә ала әлеге көннәрне Рамил.

Беренче каналдан шалтыратып, Рамилне янә уенга чакыргач, ул үзе белән тормыш иптәше Алинаны да ала. “Хатыным минем талисманым булды. Бу юлы мин әзрәк дулкынландым, кайчан нәрсә әйтергә, нәрсәдән тыелып калырга кирәклеген дә белә идем. Моның өчен мине Леонид Якубович та, башкалар да мактадылар. Бүләккә мин туган шәһәремдә бәйләнә торган мунчалалар, милли ризыгыбыз чәкчәк һәм бабамның истәлеге итеп саклаган шлемны алып килдем. Үземнең яңа “Җиңү учагы” дип аталган җырымны башкардым”, — диде Рамил.

Милләттәшебез “Могҗизалар кыры” уенында нинди уңышка ирешкән, әлегә сер булып кала. Рамил Нуриманов катнашкан “Могҗизалар кыры” уенын 10 февральдә карый аласыз.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*