tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Биектау районында милли мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшчәнлеге ничек куелган?
Биектау районында милли мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшчәнлеге ничек куелган?

Биектау районында милли мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшчәнлеге ничек куелган?

Биектау районының Мәмдәл гомуми белем бирү мәктәбендә “Милли мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшчәнлеге” дип исемләнгән семинар узды. Анда Казаннан да кунаклар чакырылган иде. Бөтендөнья татар конгрессыннан Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров катнашты.

Кунаклар түгәрәк өстәл янындагы сөйләшү башланганчы, мәктәп белән танышты. Ул Хәй Вахит исемен йөртә. Биредәге музейны да карадылар. Аннары урта белем бирүче уку йортында физика, җәмгыять белеме, химия дәресләренең ничек уздырылуын күзәттеләр. Фикер алышулар түгәрәк өстәл янында дәвам итте.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*