tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмәдә уза торган «Татар Аргамагы» пленэренда уннан артык рәссам катнаша
Бөгелмәдә уза торган «Татар Аргамагы» пленэренда уннан артык рәссам катнаша

Бөгелмәдә уза торган «Татар Аргамагы» пленэренда уннан артык рәссам катнаша

«Татар Аргамагы» дип исемләнгән пленэрда Россия төбәкләреннән һәм Кыргызстаннан уннан артык рәссам катнаша.

«Татар атлары — бик матур атлар. Шуңа да рәсемнәрем бик җанлы килеп чыга. Гомумән алганда Татарстан белән сокланам. Табигате дә ямьле, халкы да бик кунакчыл. Халык арасында „Татар — хәйләкәр“, — дип әйтергә яраталар. Бу чынбарлыкка туры килми. Кешеләр шундый ачык йөзле, юмартлар, шаяннар. Мин биредә үземне өемдә итеп хис итәм. Озакламый юлны Казанга алачакмын. Анда Кремльне рәсемгә төшерергә исәп бар», — дип сөйли кыргыз рәссамы Джумабек Базарбаев.

Рәссам Кыргызстанда оештырылган «Күчмә халык уеннарын» («Игры кочевников») декораторы. Ул Татарстанда өченче тапкыр. 2019 елда ул республикада узган «Кыргызстан көннәре»ндә, аннары 2020 елда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Казанда тәкъдим ителгән рәсемнәр күргәзмәсен ачуда катнашкан.

Джумабек Базарбаев «Саа-Кун-Жа» Корея техникасында язган бердәнбер рәссам булып санала. Ул 12 яшеннән рәсем ясавын сөйләде. Хәзер Бишкәкнең рус драма театрында эшли. Хәзер театрны пандемия аркасында япканнар. Шул сәбәпле, ул Татарстанга килгән. Биредә «Алмакай» ат утарында (Лениногорск районының Югары Каран авылы) эшли.

«Вакытымны бушка үткәрмим, пленэр буласын белгәч, бик шатланып килдем. Ачык һавада рәсем ясаудан үзенә бер күрә энергия аласың. Мин рәсемнәремне буяулар белән төшерәм. Бөгелмәдәге Татар мәдәният үзәгендә дә кунак булып чыктым. Үзем театрда эш иткәч, артистлар белән рәхәтләнеп аралаштым, декорацияләргә игътибар бирдем», — ди Джумабек Базарбаев.

Рәссамнар ун көн эчендә берничә урынга барып рәсем төшерергә планлаштыра. Алар инде Чистайдагы архитектура стиленә игътибар бирергә, аннары Шәмәрдәндәге тарихи урыннарны рәсем итеп ясарга өлгергән. «Татар Аргамагы» пленэры зур күргәзмә белән тәмамланачак. Бүгенге көндә аны урнаштыру урынын билгелиләр.

Айгөл Шәрәфиева 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*