tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстаннан килгән мәртәбәле кунаклар
Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстаннан килгән мәртәбәле кунаклар

Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстаннан килгән мәртәбәле кунаклар

Бүген  Казанда Башкортстан республикасы төзелүгә 100 ел  тулуга  һәм  V  Бөтендөнья башкорт корылтаена  багышланган  чаралар  уза.  Программада тантаналы җыелыш, “Беренче республика” дигән фильм карау һәм Башкортстан сәнгать осталары концерты каралган.  Чаралар башкаланың Халыклар Дуслыгы йортында үткәрелә.

Бүген  Бөтендөнья  башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллинны  Бөтендөнья татар конгрессы  Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров кабул итте.

Чарада шулай ук Башкарма комитет рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров,  Башкарма  комитет рәисенең  Россия төбәкләрендәге иҗтимагый берләшмәләр  белән эшләү буенча урынбасары  Марс Тукаев, татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча урынбасар Тәбрис Яруллин да катнашты.

Очрашуда сүз үзара хезмәттәшлек, тәҗрибә уртаклашу, төбәкләрдә халкыбызны борчыган проблемаларны  бергәләп чишү юллары хакында барды.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*