tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Кырымның Алушта шәһәрендә яшәүче милләттәшебез Сания Гәрәева булып китте
Бөтендөнья татар конгрессында Кырымның Алушта шәһәрендә яшәүче милләттәшебез Сания Гәрәева булып китте

Бөтендөнья татар конгрессында Кырымның Алушта шәһәрендә яшәүче милләттәшебез Сания Гәрәева булып китте

Сания Гәрәева Крым Республикасында Идел буе татарларының Алушта шәһәр округы милли-мәдәни автономиясенең рәис урынбасары.

Ул Төркмәнстанда туып, Казанда яши һәм күченеп китеп, Алуштада 44 ел яши. Ире Рафис белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген ул лаеклы ялда. Бар күңеле белән иҗтимагый эшкә “чумган”.

Төрле милли мәдәни чаралар оештыруда башлап йөрүче ханым. татарыалушты.рф адресы белән 2017 елның июлендә сайт та ачып җибәргән. “Улым белән бергә алып барабыз”, Сания ханым.

“Ерак яшәсәм дә, татар дөньясы белән элемтәне өзмәдем. Вакытлы матбугатны алдыртам. Интернет аша милләтебез тормышы белән кызыксынып яшим, чаралар оештырабыз, Бөтендөнья татар конгрессының рәсми  сайтын  һәркөнне карап, татар дөньясы яңалыклары белән танышып  барам, үземнең сайтка да урнаштырам”, –  дип Алуштада яшәүче татарлар тормышы турында сөйләде Сания ханым.

Аның әйтүенчә, бүгенге көндә Алуштада кырык биш меңгә якын кеше яши, 300 якын татар. “Шәһәребез матур, кунакка килегез”, дип саубуллашты ул.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*