tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Касыйм Йосыпов белән очрашты
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Касыйм Йосыпов белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Касыйм Йосыпов белән очрашты

Бүген, 23 июньдә, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Касыйм Йосыпов белән очрашты.

Касыйм Мөхәммәтназиф улы – татар галиме, икътисад фәннәре докторы, профессор, Русия Табигый фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы, Русиянең, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе. Татарстан республикасы фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы.

Касыйм Йосыпов Башкорт дәүләт университетының фәнни инновация идарәсенең баш фәнни хезмәткәре. Шулай ук ул Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәгендә докторлык диссертацияләре яклау шурасының төбәк икътисад секциясен җитәкли. Күптомлы «Башкорт энциклопедиясе»н һәм «Татар энциклопедиясе»н әзерләүгә зур өлеш керткән.

Касыйм Йосыповның татар телендә публицистик һәм әдәби китаплары да бар.

Эшлекле очрашу барышында уртак планнар төзелде, Касыйм Мөхәммәтназиф улы мөһим киңәшләрен бирде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*