tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия авыл Сабан туенда Татарстанны Норлат муниципаль районы тәкъдим итте
Бөтенроссия авыл Сабан туенда Татарстанны Норлат муниципаль районы тәкъдим итте

Бөтенроссия авыл Сабан туенда Татарстанны Норлат муниципаль районы тәкъдим итте

24 май көнне Волгоград өлкәсенең Кече Чапурин авылында V Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. Бәйрәмдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Волгоград өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Бочаров катнашты.

Бәйрәм ачылышы алдыннан, мәртәбәле кунаклар өлкәнең муниципаль берәмлекләре һәм иҗтимагый оешмалар көчләре белән оештырылган традицион бәйрәм ишегалларын карады. Бөтенроссия авыл Сабан туена Татарстаннан Нурлат муниципаль районы барган иде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов белән Андрей Бочаров татар халык һәм Волгоград өлкәсе тарихын берләштергән театральләштерелгән бәйрәм тамашасын карадылар, аннары бәйрәмдә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр.

Волгоград өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Бочаров бәйрәм кунакларын сәламләде һәм Сабан туен күңелле үткәрүне теләде.

Татарстан Президенты Бөтенроссия авыл Сабан туе кунакларын һәм катнашучыларны сәламләде һәм Волгоградта күп милләт вәкилләре, шул исәптән татарлар, дус һәм тату яши, дип билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов Волгоград өлкәсе җитәкчелегенә һәм шәхсән Андрей Бочаровка, Сабан туен яхшы оештырганнары өчен, рәхмәт белдерде.

Татарстан Президенты, татар халык мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерүгә зур өлеш керткән Волгоград өлкәсендә яшәүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук Р.Миңнеханов Волгоград өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесенә микроавтобус ачкычын тапшырды. Татарстан Президенты исеменнән абсолют батырга “LADA Kalina” автомобиле бүләк ителү хакында игълан ителде. Андрей Бочаров ат чабышында җиңүчегә “Daewoo Nexia” автомобилен бүләк итте.

print_39417Сабан туе кунаклары алдында “Голос” телепроекты җиңүчесе Динә Гарипова һәм проект финалчысы Эльмира Кәлимуллина чыгыш ясады.

Шулай ук мәртәбәле кунаклар ат чабышын карады.

“Сабан туе Волгорадта яшәүчеләрнең хәтерендә сакланыр дип уйлыйм, – диде Татарстан Президенты журналистларга биргән әңгәмәсендә. – Сабан туе – татар халык бәйрәме, шулай да, анда төрле милләт вәкилләре катнаша. Биредә бәйрәм чарасы югары дәрәҗәдә оештырылган”.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Волгоград Россиянең бай тарихлы, сәнәгать үсеш алган көчле төбәге, ул географик яктан уңай урында урнашкан. “Биредә талантлы кешеләр күп һәм Волгоград чәчәк атарга тиеш”, – дип саный Р.Миңнеханов.print_39444
“Безгә Татарстаннан өйрәнерлек нәрсәләр бар. Без Татарстан Президенты белән хезмәттәшлек перспективалары буенча фикерләштек, әмма безгә, Татарстандагы кебек социаль-икътисади үсешкә ирешү өчен, зур хезмәт куярга кирәк”, – дип билгеләп үтте Андрей Бочаров.
«Татар-информ»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*