tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буада Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсенә яңа җитәкче сайланды
Буада Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсенә яңа җитәкче сайланды

Буада Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсенә яңа җитәкче сайланды

28 ноябрьдә Буада (Татарстан) Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе оештыру җыелышы үткәрде.

Утырышка җирле хакимият, Мулланур Вахитов исемендәге мәктәп, Буа драма театры, туган як өйрәнү музее, район китапханәсе вәкилләре, дин әһелләре, ветераннар килгән иде. Алар арасында Буа яшәүче язучы ханым Гөлнур Айзетуллова һәм журналистлар бар иде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татарстандагы  татар оешмалары белән эшләү бүлеге мөдире Данис Шакиров БТК БК эшчәнлеге белән таныштырып узды. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә татар конгрессының 400 ләп бүлекчәсе эшләп килә, шуларның 45 – Татарстанда.

Җыешлыш бик җанлы һәм җылы төстә барды, һәркем рәхәтләнеп ана телендә сөйләде. Чыгыш ясаучыларның фикеренчә, татар мәдәниятен үстерү җәмгыятьтә милләтара татулык нигезе булып тора. Буада татар телен һәм татар мәдәниятен үстерү өчен шактый чаралар уза. Буалыларның күрше төбәк – Сембер өлкәсенә барып Сабантуй оештыруда катнашулары да күркәм бер традициягә әйләнде.

Бау районы башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов әйтүенчә, халык бәйрәмне яратып каршы ала.

Җыелышта Бөтендөнья татар конгрессының Буа бүлекчәсенең яңа җитәкчесе сайланды. Элек бу урында Буа драма театры директоры Раил Садриев эшләгән иде. Тик артист кешенең эш графигы тыгыз булуын истә тотып, буалылар җитәкчене алыштырырга карар кылганнар.

Сайлаучылар бюросы бертавыштан “Байрак” (Знамя, Ялав) район газетасы баш редакторы Гакил Камалетдиновны яклап чыктылар. Гакил әфәнде күрсәтелгән ышанычны акларга тырышачагын белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*