tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Балтачта “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре “Милләт язмышы гаиләдә” дигән чара уздырды
Бүген Балтачта “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре “Милләт язмышы гаиләдә” дигән чара уздырды

Бүген Балтачта “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре “Милләт язмышы гаиләдә” дигән чара уздырды

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре катлаулы чор булуга карамастан, үз эшчәнлеген һич кенә дә киметми. Саклык чараларын кулланып, милләт язмышы, тәрбия бирү, гыйлем алу юллары хакында фикер алышу өчен кызыклы очрашуларны оештырып торалар. Бүген алар Балтач районында, шушы җирлектәге бүлекчәләрнең вәкилләре белән күреште. Алар “Милләт язмышы гаиләдә” дигән темага сөйләшә.

Очрашуны Балтач үзәгендә урнашкан “Мәгърифәт мәркәзе” белән танышудан башладылар. Кунакларны биредә Рамил хәзрәт Бикбаев каршы ала.

Балтачның үзәк мәчете 1994 нче елда төзелгән. 2014 нче елда янкорма салып, “Мәгьрифәт мәркәзе” булдырганнар. Биредә сәдрәсә, тегү, шамаилләр ясау түгәрәкләре эшли. 3 яшьлек балалардан алып өлкән яшьтәге әби-бабайларга кадәр, барлыгы 500 кеше дини гыйлем ала. Бүген нәниләр кунакларга дини белемнәрен дә күрсәтеп, догалар укыдылар.

“Ак калфак” оешмасының Балтач районы бүлекчәләреннән җыелган вәкилләрне “Мәгьрифәт мәркәзендә” ге түгәрәкләрдә эшләнгән кул эшләре белән таныштырдылар.

Биредә Гөлсем ханым Миңнебаева җитәкчелегендә Балтачта туып үскән күренекле шәхесләрнең 15-30 буынга кадәр нәсел шәҗәрәсен туплыйлар. Балтач хатын-кызлары мөселман киемнәрен дә хәзер үзләре тегә, кибет булдырып, зәвыклы күлмәкләрне шунда саталар.

Биредә шулай ук музей да булдырылган. Анда тарихи дини китаплар саклана, Ислам дине тарихы белән танышырга, катлаулы елларда динебезне саклап калучы шәхесләр хакында белергә мөмкин.

Кунакларга якташлары, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның “Йөз дә бер вәгазь” китабыннан театральләштерелгән күренеш тә күрсәттеләр. Анда ир белән хатынга бер- берсен хөрмәт итеп яшәргә кирәклеге әйтелә, киңәшләр бирелә.

“Мәгьрифәт мәркәзе” белән танышканнан соң, ак калфаклылар “Милләт язмышы гаиләдә” дигән темага пленар утырыш узды.

Балтач районында 10 мең гаилә. Туучы балалар саны арта. 4-5 баласын алып кайтучы 31 әти-әни бар икән. Татар исемнәрен кушу популяр, дип сөйләде ЗАГС бүлеге мөдире Зөһрә Әхмәтханова. Гаилә ныклыгын саклау өчен райондагы “Ак калфак” оешмасы белән бергә эшлиләр.

Хәзер Татарстан Президентының татар халкына мөрәҗәгатендә куйган бурычларын да уртак максатлары итеп алганнар.

“Безнең бурыч бер генә – камил кеше тәрбияләү. Без дөнья артыннан куып, бала тәрбияләүне онытабыз. Гомер буе җыйган малыбыз бала тәүфыйгына тормый, “- дип белдерде үз чыгышында Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Җәлил хәзрәт ак калфаклыларга тәкъдим белән дә чыкты. “Үрнәк әни, үрнәк әби буларак, Рәшидә абыстай Исхакыйга багышланган конференция үткәрергә кирәк. Балалары да, 100 дән артык оныклары да татарча сөйләште, дин юлында, “-диде.

“Без халыкка әхлак кануннарын дин әһелләре белән берлектә сеңдерергә тиеш. Балтач районы бу яктан шушы юнәлештә бара. “Мәгьрифәт мәркәзе”, мәчетләр, оешмаларның уртак эшен күреп, сокланабыз да, горурланабыз да”, – диде “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова утырышның эшчәнлегенә йомгак ясап.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*