tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бүгенге татар хатын-кызы кем ул?”
“Бүгенге татар хатын-кызы кем ул?”

“Бүгенге татар хатын-кызы кем ул?”

Шушы көннәрдә Мөслимдә “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы “Бүгенге татар хатын-кызы кем ул?” дип исемләнгән җыен уздырды.

Яшь үзенчәлекләре, башкарган һөнәрләре, җәмгыятьтә тоткан урыннары буенча бер-берсеннән шактый аерылсалар да, аларны киенү үрнәкләре берләштерә иде кебек. Мөселманча киенгән туташлар арасында башларына чиккән калфак кигән гүзәл затлар да бик күп булып, концерт номерлары тәкъдим иткән укучы балаларга кадәр түбәтәй һәм калфактан килгән. Әллә инде чарага калфаклылар гына керәчәк дип алдан ук искәртеп куйганнар!? Бик күп хатын-кызларны һәм укучыларны калфак чигү серләренә өйрәтүче Роза ханым Низамова, уйларымны укыгандай, әйтеп куйды: “Хикмәт ак калфакта да, ак яулыкта да түгел, ә туташ һәм ханымнарның, әбиләрнең ак күңелендә”.

Чарада катнашучылар җәмгыятьтә хатын-кызның роле турында ачыктан-ачык сөйләштеләр. Залдагыларга сүз биргәнче, Матбугат үзәге журналистлары әзерләгән видеосюжет тәкъдим ителде. Респондентлардан күренекле халык язучысы Фоат Садриев, районның Иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов үз әниләре мисалында татар хатын-кыз үрнәген гәүдәләндерде. Мәгариф ветераны Сәйденур Садриева ислам кануннары буенча хатын-кызларга йөкләнгән бурычларны барлады.

“Бүгенге хатын-кыз нинди булырга тиеш?” дигән сорау бирелгәч, залда утыручылар да, ни сәбәпледер, күбрәк үзләренең әбиләре, әниләре, тормышларында очраган игелекле хатын-кызлар турында сөйли башлады. Сүз дә юк, катлаулы шартларда да сынмаган, бөтен авырлыкны үз җилкәсендә күтәргән буынның тормышы бүгенге буынга һәрьяклап үрнәк ул. Ә хәзер заман башка. Хатын-кызларыбыз җилкәсендә ул чор апалары күтәргән авыр йөк юк. Цивилизация кул көче белән башкарылучы күптөрле эшләрдән азат итте безне. Әмма аңа карап, эш җиңеләйде дип тә булмый. Һәр чорның – үз авырлыгы, үз проблемасы.

Әхлак нормаларының түбәнәюе, рухыбызның ярлылана баруы, эшсезлек, табигый үсешнең кимүе, тел һәм милләт проблемалары – саный башласаң, проблемалар җитәрлек. Сер түгел: хатын-кызлар табигате белән көчле зат саналган ир-атлар тартырга тиешле йөккә барып тотына хәзер. Замана хатын-кызы, “ирләрдән калышмыйм!” ди торгач, алардан да уздыра түгелме?! Кайберләре, эш урынында, җәмгыятьтә дәрәҗә һәм байлык артыннан куып, төп вазыйфаларын оныта башлады кебек. Ә бит хатын-кыз иң элек ана һәм гаилә учагын саклаучы булырга тиеш. Чарада сүз әлеге проблемаларга да барып тоташты. Хатын-кызлар җыелган җирдә матурлык турында сөйләшми калынамы соң?!

Биредә Казаннан килгән кунак – “Камали” косметика фирмасы җитәкчесе Камилә Юнысова бит һәм тән тиресен тәрбияләү буенча файдалы киңәшләрен бирде, җирле иҗтимагый оешма җитәкчесе Эльвира Гәрәева яулык бәйләү буенча мастер-класс күрсәтте. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре хатын-кызларны милли бизәкләр чигәргә өйрәтте. Психологик тренингтан соң җанланып киткән аралашу чәй табыны артында дәвам итте.

Эльвира Гәрәева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*