tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Cалаватны Ульянда котладылар
Cалаватны Ульянда котладылар

Cалаватны Ульянда котладылар

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Карары белән Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновка “Ульяновск өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Сембердәге гастрольләре вакытында әлеге билге җырчыга тапшырылды.

Ульяновскиның үзәк залларының берсе, меңнән артык тамашачы сыйдырышлы “Губернаторский” мәдәният сарае халык белән шыгрым тулы иде. Салаватның иҗат эшчәнлегенә 25 ел тулуга багышланган концертка өлкәнең татарлар яши торган авыл-районнарыннан да байтак милләттәшләребез килгән.

Ульяновскига Казаннан атна саен концертлар килеп торса да, тамашачыларның әйтүенә караганда, Салаватка җиткерүчеләр юк әле. Яшерен-батырын түгел, соңгы вакытта татар концертлары бик еш булып торганлыктан, концертлар ярым бушзалларда уза.

Салаватны күп сөйли, аз җырлый дисәләр дә, халык ел саен зал тутырып килә. Дөресен әйткәндә, быел Салават киресенчә, аз сөйләп күп җырлап рәхәтләндерде халыкны.

Тамаша барышында Губернатор урынбасары Михаил Сычев сәхнәдән губернаторның Карарын укыды һәм татар дөньясына иң танылган җырчының күкрәгенә “Ульяновск өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелүе хакындагы билгене элде. Салават: “Әлеге югары билге миңа гына түгел, ә Ульяновскида гомер итүче татарларга да зур хөрмәт билгесе”диде. Ә зал аягүрә басып җырчыны алкышлады.

Рамис Сафин
Илдус Йосупов фотосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*