tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Cәхнәдә – милли иҗат коллективлары
Cәхнәдә – милли иҗат коллективлары

Cәхнәдә – милли иҗат коллективлары

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә Милли мәдәниятләрне яңарту hәм үстерү үзәгенең яңа иҗат сезонын ачуына багышланган концерт узды.

“Без – бердәм” дип исемләнгән концерт программасы бик тә бай эчтәлекле итеп төзелгән иде. “Каргине” мордва балалар театр студиясе “Идел hәм Каспий легендасы”н тәкъдим итте. “Хыял тамчылары” татар балалар вокаль ансамбле “Агач курчаклар”  композициясен башкарды. “Идел” халык җыр-бию ансамблен “Кичке күңел ачу” хореография күренеше өчен көчле алкышларга күмделәр. Барый Тарханов исемендәге татар халык театры, “Ван” әрмән хореография ансамбле, скрипкада уйнаучы Сириус Адамов, “Урама” татар фольклор ансамбле, “Хаверот” еврей хореография ансамбле hәм “Сарнай” чуваш җыр ансамбле дә cәхнәдә hич тә сынатмадылар.

“21 сентябрьдә планетабыз Бөтендөнья тынычлык көнен билгеләп үтә. Шушы уңайдан без яңа иҗат сезонын башлап җибәреп, сәнгать коллективларының cмотрын үткәрергә, аларның репертуарына күз салырга булдык.

Яңа гына ачылган иҗат сезоны бик күп истәлекле вакыйгаларга бәйле. Беренчедән, Милли бердәмлек елына нәтиҗә ясыйбыз hәм киләсе 2020 елга әзерләнәбез. Ә ул Россия күләмендә  — Халык иҗаты елы, Ульяновск өлкәсендә Яшьләр елы дип игълан ителде. Алдагы елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Болар барысы да милли иҗат коллективларының репертуарында чагылыш табачак.

Моннан тыш, без өлкә Халыклар дуслыгы йортының 30 еллыгына актив рәвештә әзерләнәбез. Әлеге йорт 1989 елда рәсми рәвештә эшли башлый. Халыклар бердәмлеге көнендә, 4 ноябрьдә, “Губернаторский” дип исемләнгән Халыклар дуслыгы сараенда әлеге күркәм вакыйгага багышланган зур бәйрәм концерты узачак.

Безнең максатыбыз җыр-биюләр белән генә чикләнмичә, халык традицияләрен яңарту hәм саклап калу өчен уңай шартлар тудырудан гыйбарәт”, – дип белдерде Ульяновск өлкәсенең Милли мәдәниятләрне яңарту hәм үcтерү үзәге мөдире Нурия Туркова.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*