tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллы укучылары Марсель Галиев һәм Лилия Гыйбадуллина белән очрашты
Чаллы укучылары Марсель Галиев һәм Лилия Гыйбадуллина белән очрашты

Чаллы укучылары Марсель Галиев һәм Лилия Гыйбадуллина белән очрашты

Чаллыда әдәбият көннәре кысаларында шәһәрнең 42нче мәктәбендә язучылар Марсель Галиев һәм Лилия Гыйбадуллина кунак булдылар.

Мәктәп директры В.Н.Матюшин кунакларны якты, матур белем йорты һәм аның эшчәнлеге белән таныштырды. Мәктәп буйлап үткәрелгән кызыклы экскурсия барышында укытучылар үз эш тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Аннан чара китапханәдә дәвам итте. Укучылар үз талантларын күрсәтте, кунакларга кызыксындырган сорауларын бирде. Олпат язучы Марсель Галиев, укучылар янәшәсендә балачагына кайтып, үз истәлекләре белән уртаклашты хәтта.

Җылы кичә күмәк рәвештә «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*