tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чехиядә яшәүче Мөхәммәтовлар гаиләсе
Чехиядә яшәүче Мөхәммәтовлар гаиләсе

Чехиядә яшәүче Мөхәммәтовлар гаиләсе

“Халкым минем” тапшыруын төшергәндә Прага шәһәре янындагы Есенице авылына килеп төпләнгән Рәшидә апа белән Фәрит абый Мөхәммәтовлар гаиләсе белән дә таныштык. Алар бу җиргә Новосибирск якларыннан моннан алты ел элек килеп урнашканнар. Рәшидә апа Новосибирскида туган. Сугыш башлангач, кырык көнлек баласы белән әнисе Камилә Новосибирск өлкәсенең Кышлау авылына күчә. Анда ул дүрт класс татарча укыган. Рәшидә апа тамырлары белән Татарстан якларыннан.

Фәрит абый Новосибирскида туган. Аның әтисе Ульяновск якларыннан, әнисе Казаннан.

Наилә апа белән Фәрит абыйның бердәнбер кызлары – Наилә. Һөнәре врач булса да, бүген ул бизнес белән шөгыльләнә. Мөхәммәтовлар гаиләсе кызлары Наиләнең гаиләсе белән бергә яшиләр. Өч оныклары Руслан, Лилия, Алинә аларның шатлыклары. Руслан Лондонда укый. Философия фәннәре докторы, Лилия Венада белем ала, икътисад белгече булырга әзерләнә. Кечкенә оныклары Алинәгә ун яшь. Наилә ханым Прага уза торган милли бәйрәмебез Сабантуеның иганәчесе дә.

Рәшидә апа дин юлында. Хаҗда да булган. Биш вакыт намазда. “Мөселман зыяраты булганын белгәч күңелем тынычланды”’, ди ул. Алар Прагада яшәсәләр дә, дин кануннарын саклап, гореф-гадәтләрне тотып яшиләр. Бик матур итеп туган телдә сөйләшәләр. “Туган тел йөрәккә йомшак”, диләр алар. Оныкларын да милли рухта тәрбияләргә тырышалар. Безне дә милли ризыгыбыз – тәбикмәк пешереп сыйлады.

Фәрит абый да Прагада яшәвеннән кәнагәть. “Гаиләң кая, син шунда яшәргә тиеш”, ди ул. “Чех телен генә өйрәнмәдек яшьрәк чакта, шунысы гына бераз кызганыч”, ди Фәрит абый.

Туган якларын да онытмыйлар. Новосибирскига еш кайтып йөриләр. “Туганнар сагындыр”, диләр алар. Мөхәммәтовлар 52 ел бергә матур гомер итәләр.

Гөлназ Шәйхи, 
Прага

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*