tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбе “Ак калфагы” һәм сабыйлар
Чиләбе “Ак калфагы” һәм сабыйлар

Чиләбе “Ак калфагы” һәм сабыйлар

Чиләбе өлкәсе “Ак калфак” оешмасы балалар бакчаларында балаларны татар сабыйларының традицион милли киемнәре, уенчыклары, уеннары белән таныштыруын дәвам итә. Кышның тәүге көннәренең берсендә өлкә “Ак калфак” оешмасының җитәкчесе Люция Сабирова һәм Еманжелинск шәһәре “Дуслык” милли мәдәният үзәге рәисе Лилия Подкорытова шундый татар милли бәйрәмен 30-нчы санлы балалар бакчасының өлкән төркемендә оештырдылар.

Безнең шәһәрдә нинди милләт кешеләре яши? Татарлар – кем алар? Нинди әкиятләре, җырлары, шигырьләре бар аларның? Милли гореф-гадәтләр, гаилә традицияләр турында сабыйлар бирелеп тыңлап утырдылар. Ә матур-матур милли киемнәр, нәкыш-бизәкләрне күргәч, балаларның, аеруча кыз балаларның, күзләрендә очкыннар кабынгандай булды. Күлмәкләрне, калфак-изү-беләзекләрне кызларга киеп карарга да мөмкинлек булды. Ә шушында оештырылган татар милли савыт-саба, бизәкләр, курчаклар күргәзмәсе сабыйларны гына түгел, тәрбияче-бала караучыларны да сокландырып гаҗәпкә калдырды.

Очрашу азагында, әйлән-бәйлән уйнагач һәм чәк-чәктән авыз иткәч, сабыйлар кунак апаларын тагын килергә чакырып озатып калдылар.

Ирек Сабиров, 
Чиләбе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*