tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбе “Ак калфагы” – татар каласы Троицкида
Чиләбе “Ак калфагы” – татар каласы Троицкида

Чиләбе “Ак калфагы” – татар каласы Троицкида

Чиләбе өлкәсенең гомумөлкә Сабан туе быел июнь ахырында Троицк каласында булып узды. Мифтахетдин Акмулла, Зәйнулла Рәсулев, Габделбарый Баттал, Газиз Гобәйдуллин, Мәҗит Гафури, Сәрвәр Әдһәмова, Атилла Расих һәм хәтта Тукаебызның эзләрен саклаган бу шәһәр ике гасыр ярым дәвер буе Уралдагы татар мәдәниятының бер үзәге булып тора.

Чиләбе өлкәсе “Ак калфак” татар хатын-кызлары берләшмәсе соңгы вакытта шушындый зур чаралар кысасында регионның төрле төбәкләренә килеп, үзебезнең туташларыбызга-ханымнарыбызга борынгыдан хас гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, кул эшләре – калфак чигү, изү бизәү, милли бизәкле төенчек-янчыклар ясау буенча мастер-класслар үткәрүне үзенең традициясе итте. Троицкиның сабантуй яланында бу шөгыльләргә әле бүгенге заманда онытылып барган йон эрләү һөнәре дә өстәлде. Гаҗәп: шушы осталыкларның серенә төшенергә теләгән, татар милли орнаментларының гүзәллегенә сокланган кешеләрнең иге-чиге булмады, “Ак калфак” аланы бу сабан туенда иң популяр почмакларның берсе булды.

Бу “Ак калфак” оешмасы Чиләбе өлкәсе татар конгрессы каршында конгресс рәисе Лена Рәфыйк кызы Колесникова инициативасы белән барлыкка килде, һәм быелның ике ае эчендә бу актив хатын-кызларыбыз өлкәбезнең берничә төбәгендә булып кайтырга өлгерде. Чиратта – Златоуст, Миәс, Югары Өфеле калалары.

Люция САБИРОВА, Чиләбе өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*