tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбе өлкәсеннең Законнар чыгару җыелышында очрашу
Чиләбе өлкәсеннең Законнар чыгару җыелышында очрашу

Чиләбе өлкәсеннең Законнар чыгару җыелышында очрашу

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев  Чиләбе өлкәсе Законнар чыгару җыелышы рәисе урынбасары, Чиләбе өлкәсе халыклары ассамблеясы җитәкчесе Александр Журавлев белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Чиләбе өлкәсе Законнар чыгару җыелышы депутаты, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы Башкарма Комитеты рәисе Лена Колесникова, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисенең урынбасары Ирек Сабиров, Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Ринат хәзрәт Раев та катнашты.

БТК Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштырды.

Очрашу барышында, шулай ук, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессының оешуына 20 ел тулу уңаеннан уздырылачак юбилей чаралары, алдагы эшчәнлек һәм уртак хезмәттәшлек турында сүз барды. Алга таба Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев журналистлар белән очрашты.

Хәзерге вакытта Урал федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән сөйләшү бара.

Әйтергә кирәк, Урал федераль округында барлыгы 719 136 татар яши:

  • Курган өлкәсендә – 17 017;
  • Свердловск өлкәсендә – 143 803;
  • Төмән өлкәсендә – 239 995;
  • Чиләбе өлкәсендә – 180 913;
  • Ханты-Манси автоном округында – 108 899;
  • Ямал-Ненец округында – 28 509.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*