tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәледә зур бәйрәм
Чүпрәледә зур бәйрәм

Чүпрәледә зур бәйрәм

Чүпрәле районда урнашкан Мунчали авылы Казан ханлыгы чорыннан билгеле булган авылларның берсе. Бүгенге көндә авылда 120 йорт исәпләнә, шунда 387 кеше исәпләнә. Шуларның 60 балалар. 12 бала авыл мәктәбендә башлангыч класста укый, 7 бала балалар бакчасына йөри, 42 укучы күрше авылга йөреп белем эсти.

26 октябрь көнне Мунчалида икенче тапкыр “Мунчали укулары” узды. Анда галимнәрнең һәм күренекле дин әһелләренең чыгышлары, бәйрәм вәгазе, мөнәҗәтләр һәм дини җырлар яңгырады.

Көннең икенче яртысында, 1973 елда салынган 121 кеше сыешлык клуб, элеккеге мирасын саклап, заман таләпләренә туры китерелеп төзекләндерелгән соң, аны ачу тантанасы булды. Газ кертелгән, җиһазлар алынган, утлар уздырылган.

Бәйрәмгә Казаннан, Ульяннан һәм башка җирләрдән Мунчалидә туып үскән авылдашлар, кунаклар җыелган иде.

Бәйрәмне районның мөхтәсибе Фәим хәзрәт Әхмәтҗанов коръән сурәсе укып башлап җибәрде. Чүпрәле районының Башкарма комитеты рәисе Шәүкәт Алиулов районның мәдәни тарихына тукталып үтте. Мәдәният йортына, музыкаль җиһаз алырга, 50 мең сумга сертификат тапшырды.

Залга җыелган халыкны Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтаховта тәбрикләде, уңышлар теләде. Мунчали авылында туып үскән егет, танылган шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рамис Аймәт авылдашлары алдына сәхнәгә күтәрелеп, яшьлеге туган авылына багышланган шигырьләрен дә укыды, үзенең әнкәйләргә багышланган, популяр җырын да башкарды.

Авылдашларын Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибе, Бөгелмә шәһәре баш табибе Иршат Измайлов тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде.

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Мунчали авылы халкының бәйрәме белән БТК Бкның мәгълүмати-аналитик Идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи котлады. «Туган авылларыбызны саклыйк, булдыра алганча ярдәм итик. Ә инде Мунчалига кабат матур итеп җан өргән, юллар салган, күперләр төзеткән, клубны өр-яңадан, заман таләпләренә китереп төзекләткән, шушы авыл килене Дания Әсхәт кызы Туловага рәхмәтебезне җиткерик», диде ул.

Бу көнне Дания Тулова исеме бик еш телгә алынды. “Сине безгә Ходай фәрештә итеп җибәргәндер”, диделәр авыл халкы. Дания ханым шушы авыл килене. Ире Рөстәм Тулов шушы авылда туып, бик бәләкәй вакытында ук гаиләләре күчеп киткән. Ул инде хәзер вафат. Шулай да туганнар Мунчалины онытмыйлар. Дания Әсхат кызының матди ярдәме белән инде алда телгә алынган мәдәният йорты яңадан тергезелгән. Аңа газ кергән, җиһазлар алынган. Авылга 3 км.дан артык таш юл түшәлгән. Ике автомобиль күпере, бер җәяүле күпере төзелгән, авыл эченнән агучы елгалар чистартылган, зыярат капкасы ясалган.

Фирхат абый Таҗетдинов Дания Туловага авыл халкы исеменнән рәхмәтләрен җиткерде. «Ул авылга юллар салып туганнарыбыз, якыннарыбыз белән араларыбызны якынайтты. Мең рәхмәт Сезгә», диде Фирхат абый.

Сәхнәгә Дания ханымны Тулованы чакыргач, залга җыелган тамашачы басып кул чапты, алкышлады. Ул «минем Мунчалигә күрәткән ярдәмем, туган җиребезне сакларга, үстерергә, ныгытырга булышсын иде. Исәнлектә, иминлектә яшик, туган нигезләрне онытмыйк. Илебез күкләре тыныч булсын, сәламәт булыйк. Минем бөтен теләгем шул», диде Дания Әсхат кызы.

Чүпрәле районы Матак авыл җирлеге башлыгы В.Михайловның карары нигезендә, Мунчали авылына күрсәткән олы хезмәтләре өчен Дания Әсхат кызы Туловага «Мунчали авылының почетлы гражданины» исемен дә тапшырдылар.

Мәдәният йортын ачу тантанасының икенче өлешен популяр эстрада артисты Данир Сабиров концерты дәвам итте. Монысы да Дания Тулованың Мунчали авылы халкына бүләге булды.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*