tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Cынатмыйк, бергә булыйк, бердәм булыйк!
Cынатмыйк, бергә булыйк, бердәм булыйк!

Cынатмыйк, бергә булыйк, бердәм булыйк!

Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитеты рәисе Р.З.Закировның
БТК БКның киңәйтелгән утырышында
сөйләгән чыгышы. (7 декабрь, 2013 ел)

Газиз милләттәшләр! Хөрмәтле коллегалар!

Ел йомгакларына багышланган җыен уздыру – Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегендәге традицияләрнең берсе. Инде 11нче тапкыр Казанда Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышы уза. Шунысын да әйтергә кирәк, бүгенге җыелыш алдыннан, кичә Башкарма комитет каршында эшләп килүче даими комиссияләрнең утырышлары узды.

Ә хәзер ел дәвамында башкарылган эшләр турында әйтергә телим.  Һәм шушы татар дөньясы бүген Татарстан белән бергә хәрәкәт итә дип әйтергә тулы нигез бар. Мондый уңышлар күктән төшкән бәхет түгел, алар Бөтендөнья татар конгрессының һәм бөтен дөньяга сибелгән халкыбызның тырышлыгы нәтиҗәсе. Барыгыз да күреп торасыз, бүген Татарстан читтәге татарларга таянып күп эшләр алып бара. Әлеге эшләр Республика ярдәме белән бик күп юнәлешләрдә бара, әйтик, сабантуйлар уздыруда, балаларны уку әсбаплары белән тәэмин итүдә, мәчетләр төзү эшендә, милли – мәдәни үзәкләр оештыруда, татар тарихына багышланган һәйкәлләр һәм музейлар ачуда, татарча көрәш турнирлары, ат чабышлары уздыруда. Шунысын да әйтергә кирәк, тагы бер матур гадәт гамәлгә кереп бара. Татар тормышын үстерүгә багышланган проектларга Татарстан Президенты грантларын тапшыру – үзе бер яңа, рухландыргыч күренеш.

Тарихи ватаныбыз Татарстанның, татар башкаласы Казанның даны дөньяга киң таралап килә. Төрле юнәлешләрдә бара торган безнең хәрәкәттә сез җитәкләгән татар оешмаларының да үз урыны бар. Бу өлкәдә Татарстанның төбәкләрдәге һәм чит илләрдәге вәкилллекләре дә актив эшли. Әйтик, Мәскәүдә һәм Ташкент каласында уза торган Татарстан көннәре анда яшәүче милләттәшләребезнең зур бәйрәменә әверелде. Бу чараларны оештыруда Татарстан вәкилләренең әһәмияте гаять зур. Гомумән, төбәкләрдә һәм чит илләрдә уза торган зур күләмле чараларда Республика делегацияләренең катнашуы милләттәшләребезне Татарстанга тагы да якынайта. Без Татарстан Президенты Рөстәм Миннихановка бик рәхмәтле. Күреп торабыз, ул ил буйлап та, чит илләргә дә бик күп йөри. Вакыты искиткеч тыгыз булуына карамастан, һәр барган җирендә ул татар җәмәгатьчелеге белән очрашмыйча калмый. Әйтергә кирәк, нәкъ шушы очрашулар нигезендә конгрессның да, урындагы оешмаларның да эш юнәлешләре билгеләнә. Мондый очрашулардан соң Президент тарафыннан Татарстан хакимиятләренә, төрле оешмаларга беркетмә нигезендә күрсәтмәләр бирелә. Татар конгрессы да бу эштән читтә калмый.

Быел да киң җәелгән Сабантуй хәрәкәте үзен халкыбызны җәлеп итә торган масштаблы чаралар сыйфатында күрсәтте. Төмән җирендә узган гомум федераль сабантуй, Пермь краеның атаклы Бардасында узган Бөтенрусия авыл сабантуе, болар, һичшиксез, татар халкының бай мәдәниятен, матур традицияләрен бөтен илгә күрсәтә алды. Илебезнең бик күп төбәкләреннән килгән милләттәшләребез шушы чаралардан көч-дәрт алып, рухланып, канатланып туган якларына таралдылар.

Сабантуй хәрәкәте Русиядә генә түгел, дөньяның 23 илендә үзенең лаеклы урынын алды. Әйтик, Казахстанның Уральски шәһәрендә узган илкүләм Сабантуенда бөтен төбәкләрдән килгән делегацияләр катнашты. Әлеге бәйрәмдә Татарстан Президентының катнашуы аны зур халыкара вакыйгага әйләндерде. Әйтергә кирәк, татар Сабантуйлары Алма-ата һәм Семи шәһәрләрендә дә шулай ук Татарстан җитәкчеләре катнашында узды.

Елдан ел татар тарихына багышланган вакыйгалар саны артканнан арта бара. Быел Чувашстанда II Бөтенрусия ат чабышлары узды. Бу ярышларның бөтен чыгымнарын Ульян каласында яшәгән Шыгырдан авылы егете милләттәшебез Фәрит Әюпов үз өстенә алды. Шушы елда гына, Әстерхән, Мәскәү шәһәрләрендә. Барда районы үзәгендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай истәлегенә һәйкәлләр ачылды. Казахстанның Уральски шәһәрендә Тукай яшәгән йортка Татарстан ярдәме белән ремонт ясалды. Бу өлкәдә әле эшләребез бик күп, чөнки һәр төбәктә татар тарихы белән бәйле ядькәрләр җитәрлек. Әйтик, Казахстанда Нәҗип Җиһанов һәм Латыйф Хәмиди, Үзбәкстанда Чыңгыз Әхмәров, Мордовиядә Габдрахман Әпсәләмов, Тамбовта Хади Такташ, Уралда Нияз Даутов, Түбән Новгородта Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бегичев, Әзербайдҗанда Газиз Гобәйдуллин кебек шәхесләрнең һәрберсе, һичшиксез, һәйкәлләр һәм музейлар ачуга лаек. Биредә утырган милли оешмалар лидерларына шуны әйтәсем килә, әлеге эшләр искиткеч сәяси әһәмияткә ия. Беренчедән, бу татарның бөек шәһесләрен дөньяга таныта, икенчедән татар халкының илдә тоткан урынын билгели, өченчедән, сезнең хакимиятләр белән хезмәттәшлек итә алуыгызны күрсәтә.

Моңа өстәп шуны да әйтергә була, бик күп төбәкләрдә милләттәшләребез депутатлар булып сайланалар. Билгеле, депутат статусын алу – ул мөмкинлекләрне күпкә арттыру дигән сүз. Шуңа күрә милли оешмаларга шушы депутатларга таянып тарихи шәхесләребезне мәңгеләштерү юнәлешендә эшне активлаштырыга кирәк. Монда безнең үрнәк алырлык оешмаларыбыз бар. Әстерхан каласындагы татар лидеры Әнвәр Алмаев турында аерым әйтәсем килә. Аның тырышлыгы белән соңгы елларда бу шәһәрдә бик күп эшләр эшләнә. Әнвәр әфәнде бу эшләргә урындагы татар депутатларын да тарта алды. Әстерхан шәһәрендә ачылган Тукай һәйкәле, Ак мәчетне үзгәртеп кору да шушы бердәмлекнең җимешләре булып тора. Әлбәттә, бу эшләрдә Татарстан ярдәме дә шактый булды. Әстерхандагы татар депутатларының җыелышып Казанга килүләре дә һәм республика җитәкчеләре белән очрашулары да милләттәшләребезгә зур эшләрендә этәргеч булгандыр дип уйлыйм. Безгә барыбызга да эшләрне шушындый масштабта алып барырга кирәк.

Барыбызга да мәгълүм, туган телне өйрәнү һәм саклау мәсьәләсе елдан-ел кискенләшә бара. Әлбәттә моның сәбәпләре төрле-төрле. Дөнья күләмендә бара торган глобализация шаукымы да безне әлеге мәсьәлә белән тагын да тырышыбрак шөгыльләнергә мәҗбүр итә. Тормышыбызда да телне саклау мәсьәләләре гел каршылыкларга очрап тора. Әйтик, мәгариф өлкәсендә 20 ел бара торган реформалар гына да бу эшкә күпме зыян салды. Илдә татар мәгълүмат мөһите шул хәтле кысылды, хәтта совет чорында булган дәрәҗәдән дә түбән тәгәрәдек. Әйтик, совет чорында үзәк радио-телевидение каналларыннан даими рәвештә татарча концерт-спектакльләр, махсус тапшырулар булып тора иде. Ә бүген шулар урынына үзәк каналларга масскультураның иң түбән сыйфатлы, яшьләрнең зәвыгын боза торган продукция кереп урнашты. Билгеле, аны җитештерүчеләргә синең туган телең дә, милли мәдәниятең дә кирәк түгел.

Сез беләсез, Татар конгрессы үзенең беренче көннәреннән башлап мәгариф мәсьәләләренә аеруча зур әһәмият бирә. 90 нчы елларда халкыбыз да бу өлкәдә зур активлык күрсәтте, халык ихтияҗларын танып Татарстан җитәкчелеге дә милли мәгариф системасын торгызу һәм үстерү эшенә ныклап алынды. Нәкъ шул елларда Казанда һәм республика шәһәрләрендә, район үзәкләрендә дистәләгән татар мәктәпләре, гимназияләре, төрек-татар лицейлары ачылды. Казан каласында татар гуманитар институты эшли башлады, яшьләребез анда бик теләп укырга керәләр иде. Казан дәүләт университетында аерым бер татар теле, әдәбияты һәм тарихы факультетыты ачылды. Шулай ук Татарстан югары уку йортларында да татар телле группалар туплана башлады, алар күп фәннәрне татарча укыдылар. Һичшиксез, боларны милләтебезнең зур казанышы булды дип танырга кирәк. Дөресен әйткәндә, шушы булган уңышларны искә төшереп, бүгенге чигенү-югалтуларның зыянын тирәнрәк аңлый башлыйсың.

Танырга кирәк, соңгы елларда Татарстан мәгарифен дә миллилектән ерак торган шәһесләр җитәкләде. Моның да зыяны үзен нык сиздерде. Менә, ниһаять, Татарстан мәгариф һәм фән министырлыгын милли проблемаларны тирән аңлаган, бу өлкәдә үзен бик яхшы күрсәткән шәхес җитәкләде. Ул озак еллар алдынгы Актаныш районын җитәкләгән Энгель Фәттахов. Без беренче көннән үк Энгель Нәвапович белән тыгыз элемтә урнаштырдык. Хәер, ул Бөтендөнья татар конгрессының күптәнге дусты, без аның белән инде озак еллар хезмәттәшлек алып барабыз. Әлбәттә, Энгель әфәнде җитәкче булып килгән мәгариф өлкәсе бик авыр хәлдә иде, ул әле дә җиңел түгел, әмма яңа министр вәзгыятьне уңай якка үзгәртә башлады дисәк, ялгышмабыз. Әйтик, Татарстанның 16 район үзәгендә татар мәктәпләре калмаган иде. Ә менә быел, яңа уку елына кергәндә, андый район үзәкләренең саны җидегә генә калды. Бу бик өметле борылыш, димәк, район җитәкчеләре дә аңлый башлаган: милли мәгарифне торгызу-ул Татарстан Республикасының җитди сәясәте. Монда бернинди икеле-микеле уеннар булырга тиеш түгел. Юкка гына яңа мәгариф министрының рәсми статусын көчәйтмәделәр, ул бүген Татарстан премьер–министры урынбасары да.

Ничек инде татарлар күпләп яшәгән Балтачта һәм Нурлатта әлегә хәтле бер генә татар мәктәбе дә булмасын. Бу бернинди дә әхлак кагыйдәләренә сыймый. Туган телгә мондый мөнәсәбәт, турысын әйтик, халкыбызны юлдан ядыра, үз милләтеңнәң читлаштерә.

Монда минем сезгә бер кызыклы мисал китерәсем килә. Мин Арча районыннан сайланган Дәүләт Советы депутаты. 1 сентябрьдә, “Белем бәйрәме” көнендә миңа район үзәге мәктәпләрендә булырга туры килде. Шунда татар гимназиясе дип аталган уку йортында бер күренеш мине бик хәйранга калдырды. Биредә бер генә фәнне дә татар телендә укытмаулары, татар телен чит тел дәрәҗәсендә генә, предмет буларак кына укытулары ачыкланды. Гимназия директоры мондый хәлне берничек тә аңлата алмады. Бу хәлдән соң без башка татар гимназияләрендә дә туган телдә укытуның торышы белән кызыксындык. Һәм, әйтергә кирәк, мондый күренеш шактый таралып өлгергән булып чыкты. Без турысын әйтергә тиеш, мәктәпләребезне мондый хәлгә республика мәгариф һәм фән министрлыгының элеккеге җитәкчеләре китереп җиткерде. Уйлап карагыз, республика урта мәктәпләренең 9нчы сыйныфында татар теле буенча тапшырыла торган төп имтиханны укучыларның теләгенә генә калдыру – милләтебезгә каршы кылынган чын җинаять дип бәяләнерлек хәл. Моның нәтиҗәсе коточкыч: быел мәктәп тәмамлаучылар арасында татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга теләүче бердән бер укучы табылган. Әгәр бүген университетның татар теле бүлегенә керергә теләүчеләр саны нык кимегән икән – бу, әлбәттә, шушы ямьсез уеннар нәтиҗәсе.

Әлеге хәлләрдән чыгу йөзеннән без ашыгыч чаралар күрүне тиеш дип таптык. Беренчедән, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты структурасында милли мәгариф бүлеген булдырдык. Ул республика шәһәрләре һәм район үзәкләре мәктәпләрендә туган телдә укыту мәсьәләләрен контрольгә алды. Быел яз без татар теле буенча I халыкара олимпиада уздырган идек. Министрлыкның яңа җитәкчелеге белән без II халыкара татар теле олимпиадасын зур күләмдә бөек Тукайның туган көненә туры китереп апрель аенда уздырырга килештек. Аның йомгаклау кичәсе Муса Җәлил театрында 26 апрель көнне меңләгән кеше катнашында узачак. Шунда туган телебезне нык яраткан һәм яхшы белгән яшьләребез халык алдында тиешле бәяләрен алачак. Мин ышанам, бу бәйгенең җиңүчеләре белән бергә туган телебезнең дә дәрәҗәсе һичшиксез күтәрелер.

Мәгариф өлкәсенә кагылган тагын бер проект турында әйтәсем килә. Сүз Казанда милли интернат-гимназия булдыру турында бара. Мондый мәктәп булдыру – ул бөтен татар дөньясының күптәнге хыялы. Былтыр бу изге эшкә Татарстан президенты да үзенең фатихасын бирде. Бүген Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге гимназиягә җир алу һәм проект документларын әзерләү белән мәшгуль. Әлбәттә, Казанда мондый интернат-гимназия ачылса, бу бөтен татар халкы өчен искиткеч зур вакыйга булачак. Бирегә төрле төбәкләрдән һәм илләрдән килгән сәләтле балалар, һичшиксез, милләтебез алгарышына хезмәт итәчәк.

Мәгариф мәсьәләләре безнең җирле оешмалар эшчәнлегендә дә тиешле урын алып тора. Әле соңгы вакытларда гына да Свердлов, Ульян, Самара өлкәләрендәге татар теле укытучыларының зур җыеннарында катнашырга туры килде. Әйтик, Екатеринбургта мондый җыенны Татарстан вәкиллеге оештырган булса, Ульян каласында Өлкә милли мөхтәрияте, ә Самарада “Дуслык” татар җәмгыяте башлап йөрде. Җыеннарда шулай ук Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре дә эшлекле катнашты. Болар, һичшиксез, өметле күренеш, ни генә сөйләмәсеннәр, халкыбыз милли мәгариф мәсьәләләренә битараф түгел. Шул ук Самара шәһәрендә ата-аналар милли оешмалар белән бергәлектә инде икенче татар гимназиясен ачу нияте белән янып йөриләр. Бүген биредә 16 ел дәвамында эшләп килгән “Яктылык” мәктәбе укырга теләүчеләрнең гаризаларын канәгатьләндереп бетерә алмый. Димәк, анда татарча укыту һәм тәрбия сыйфаты югары. Бүген бу мәсьәләдә җирле хакимиятләр белән өметле сөйләшүләр бара. Самарада тагын бер татар мәктәбе ачылачагына без ышанабыз һәм андагы милли лидерларга бу эштә уңышлар телибез.

Соңгы елларда Татарстан җитәкчелеге читтә яшәүче яшь милләттәшләребезне республика югары уку йортларына укырга китерү эшенә игътибарны арттырды. Бу бик өметле күренеш, чөнки төбәкләрдәге милләттәшләребезгә үзләренә кирәк кадрларны әзерләргә мөмкинлек бирә. Кирәк икән сезгә татар теле укытучысы, үзешчән сәнгать җитәкчесе, татар телле хәзрәт, рәхим итеп, балаларыгызны Татарстан югары уку йортларына җибәрегез. Әлбәттә, яшьләр башка һөнәрләр үзләштерергә теләсәләр, андый мөмкинлекләр дә бар. Быел гына да Татарстан югары уку йортларына 400 дән артык читтән килгән яшь милләттәшебез укырга керде. Әмма Татарстанның бу өлкәдә мөмкинлекләре күпкә артык, рәхим итеп, җибәрегез яшьләрегезне бирегә, һәркемгә урын табылыр.

Кызганыч, бу бик кирәк эштә әлегә оешканлык җитеп бетми. Без инде күптән әйтеп киләбез, гариза-документларыгызны алдан ук җибәреп куегыз. Бүген Бөтендөнья татар конгрессы сайтында укырга керергә теләүчеләргә алдан теркәлергә мөмкинлек бар, моны да онытмагыз. Безнең халык нигәдер соңгы минутта гына хәрәкәткә килә, шуннан төрле аңлашылмаучанлыклар, җитешсезлекләр килеп чыга. Җәмәгать, әйдәгез оешканрак булыйк, укырга керергә теләүчеләрнең исемлеген яз башына ук булдырыйк.

Шунысын да билгеләп үтәсем килә, бүген Казан югары уку йортлары, андагы яшәү, көнкүреш шартлары илдә иң яхшылардан санала. Шулай булгач, безгә дә бу өлкәдә урнашкан мөнәсәбәтләрне үзгәртергә кирәк. Казанда уку, биредә белем алу һәр татар баласы өчен дәрәҗә булсын. Яшьләребез биредә белем алу белән генә чикләнмәс, туган телебезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны үзләштерер, димәк, татар мохитен да ныгытыр.

Биредә Татар конгрессының Татарстан шәһәрләре һәм районнарындагы җирле оешмалар җитәкчеләре дә утыра. Республикада төп эшләрне дәүләт оешмалары алып барганга күрә без милли мәсьәләләрне нигездә аларга таянып хәл итә идек. Ләкин мәгариф өлкәсендә соңгы вакытта килеп чыккан вәзгыять сезне дә ныклап эшкә җигүне таләп итә. Безгә инде милли мәгариф өлкәсендә барган чигенүләрне туктатырга кирәк. Үзебезнең Татарстанда, татар гимназияләре дип аталган кайбер уку йортлары бер генә фәнне дә татарча укытмый торган дәрәҗәгә килеп җиттек. Әлки районы үзәге Базарлы Матакта Нәби Дәүли исемен йөрткән уку йорты күптән инде татар гимназиясе булудан туктаган. Аның директоры хөкүмәт карарлары булуына карамастан, аларны үтәмичә гимназиягә бөтенләй башка юнәлеш биргән, биредә туган телдә укытуның эзе дә калмаган.  Югыйсә районнардагы конгресс оешмалары мондый башбаштаклыкны вакытында күреп алырга һәм чаң сугарга тиешләр. Нишләп соң безнең Матактагы оешманы 6 елдан бирле җитәкләгән Азат Низамиев моны күрмәгән? Бүген вәзгыять төптән үзгәрде, туган телдә укыту мәсьәләләренә игътибар нык артты. Шуңа күрә бу залда утырган һәркемгә мөрәҗәгать итәм: әйдәгез, мәгариф өлкәсендә югалтылган позицияләрне кире кайтарыйк, ата-аналарга аңлату эшләрен киң җәелдерик.

Татарстан җитәкчелеге бүген бу мәсьәләләргә зур игътибар бирә. Шул ук республика мәгариф һәм фән министрлыгында күптәп түгел милли мәктәпләр өчен махсус идарә яңадан торгызылды. Берничә ел элек кыскартылган район-шәһәр мәгариф бүлекләренең мили мәктәп буенча урынбасарларын кире кайтару да шулай ук өлгергән мәсьәлә.

Бер заманны гөмер-гөмергә татар мәктәбе дип аталган уку йортларына әллә нинди сәер исемнәр бирә башладык. Бүген хәтта татар башкаласы Казанда да “татар гимназиясе” дип түгел, ә “гимназия с татарским языком обучения” дигән такталар эленеп тора, аны бит Мәскәүдән килеп элмәгәнләр. Мәктәп исемнәре тирәсендә уеннар күптән башланды, без моңа каршы дәшмәдек. Ә бит болар гасырлардан килгән татар мәктәбеп юкка чытарырга юнәлтелгән гамәлләр. Мәгариф законында мәктәп исемнәре турында бер сүз дә юк, димәк, мондый үзгәрешләр директив хатлар нигезендә генә кертелгән. Әгәр без мең еллык тарихы булган милли мәгарифне торгызырга алыиганбыз икән, аңа карый торган уку йортларының да исемнәре “татар мәктәбе, татир гимназиясе” булырга тиеш.

20 ел бара торган базар шартларында татарның булдыклы эшмәкәрләр катламы барлыкка килде. Һәр төбәкнең андый кешеләре җитәрлек, иң мөһиме, аларның милли тормышка ярдәме, йогынтысы елдан-ел үсә бара. Бер ун еллап элек татар конгрессы төбәкләрдәге эшмәкәрләр белән хезмәттәшлекне уңышлы гына башлап җибәргән иде. Аерым көчле төбәкләрдә һәм илләрдә татар эшмәкәрләре тырышлыгы белән “Татарстан” сәүдә йортлары барлыкка килде. Алар үз вакытында Татарстанда җитештерелгән тауарны шул төбәкләрдә сатуны оештыра алдылар. Бу сәүдә йортлары тарафыннан җирле милли оешмаларга да ярдәм күрсәтелеп килде. Сәүдә йортларының һәм милли оешмаларның уртак эшчәнлеге нигезендә без Татарстан икътисад һәм сәүдә министрлыгы белән бик файдалы хезмәттәшлек оештыра алдык. Ул елларда бик күп эшлекле кешеләрне җәлеп иткән “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” дигән зур күләмле форумнар уза иде. Аларның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуларын шуннан да күрергә була: һәр елны анда Татарстан премьер-министры үзе катнашты. Ул җыеннарда катнашкан эшмәкәрләр Татарстан белән хезмәттәшлеккә зур өметләр баглаган иде. Ләкин соңгы елларда бу өметле күренеш, ни кызганыч, юкка чыкты. Ә бит читтәге милләтәшләребез бу форумнарның уздырылуын көтә, әйтик, Томски өлкәсендәге сәүдә йорты җитәкчесе быел Татарстан президентының эшлекле сәфәре вакытында аңа бу мәсьәлә белән турыдан-туры мөрәҗәгать итте.

Татар дөньясында киң таралган эшмәкәрлекнең тагын бер төре турында әйтәсем килә – ул авыл эшмәкәрлеге. Без бу хәрәкәтне татар авылларын саклап калу эшендә төп көч дип саныйбыз. Без моның шулай икәнен нык алга киткән авылларыбызның тәҗрибәсендә күрәбез. Шушы бай тәҗрибәне тарату йөзеннән конгресс һәр елны Казанда Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыеннарын уздыра башлады. Әлеге җыеннар кыска вакыт эчендә халыкта зур абруй казанды, анда Татарстан президенты да катнашмыйча калмый. Соңгы җыенда президент Казанда “Агропромпарк” дип аталган базар ачылу турында хәбәр итте, төрле төбәкләрдән, районнардан килгән эшмәкәрләр әлеге хәбәрне зур канәгатьлек белән кабул иттеләр. Рөстәм Нургалиевич бу мәсьәләдә үзенең күрсәтмәләрен дә биргән иде. “Агропромпарк” ачылуга елга якын вакыт үтеп барса да, әлегә аның эшчәклегенә эшмәкәрләр дә, халык та ризасызлык белдерә. Бәлки, базар хуҗалары бөтен илдән татар эшмәкәрләре ялынып килеп чиратка басарлар дип уйлаганнардыр, ә безнеңчә аларга хуҗалар тарафыннан тап-гади җылы караш җитмәде кебек. Бирегә бик теләп килеп урнашканнары да бераздан кире кайтып китү ягын кулай күрделәр. Киләсе елның март аенда авыл эшмәкәрләренең III җыены узачак. Хөрмәтле коллегалар, әйдәгез бу җыенга әзерлекне бүгеннән башлыйк, һәр төбәк җыенга үзеннән иң булдыклы, тәҗрибә уртаклашырлык эшмәкәрләр җибәрсен иде.

Узып барган 2013 ел төрле чараларга бик бай булды, алар арасында иң күркәме, әлбәттә, Дөнья студентлары Универсиадасы иде. Безнең оешмаларыбыз да әлеге спорт бәйрәменнән читтә калмады. Бик күп төбәкләрдән, чит илләрдән сез җибәргән вәкилләр Татарстан кунаклары рәвешендә бәйрәмдә катнаштылар. Килешәсездер, Универсиаданың уңышын илебез генә түгел, бөтен дөнья таныды. Һичшиксез, Универсиада Татарстанны да, халкыбызны да дөнья майданына чыгарды.

Ел дәвамында узган күп кенә күләмле чаралар татар халкының бердәмлеген ныгытты, алар телебезне, динебезне, мәдәниятыбызны саклау юлында яңа көчле адымнар булдылар.

Съезд карарларын тормышка ашыру йөзеннән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында Магълүмати-аналитик идарә эшли башлады. Шушы идарә тырышлыгы белән конгрессның яңа сайты һәм “Дөнья” мәгълүмат студиясе барлыкка килде. Бүген безнең сайтның презентациясе булачак, шунда аның эшчәнлеге белән якынрак танышырга мөмкин булыр. Сезгә таныш булган “Халкым минем” гәзите, “Яңа гасыр” каналында “даими чыгып килә торган “Халкым минем” тапшырулары ел дәвамында чыгып килделәр һәм киләсе елда да эшләрен дәвам итәчәк. Җирле оешмалар җитәкчәләренә шуны әйтәсем килә: кайбер төбәкләрдә татар тормышын җанландыру өчен булган мөкинлекләрдән файдаланмыйлар. Әйтик, “Халкым минем” гәзите гомумрусия каталогына кертелгән, димәк, аны илнең теләсә кайсы төбәгендә яздырып була. ТНВ-телевидение каналы белән дә шундый ук хәл, спутник антеннасы куйсаң, аны дөньяның кайсы илендә дә карап була, Русия төбәкләрен әйтеп тә тормыйм. Эшләребез алга барсын дисәк, без бөтен мөмкинлекләрдән дә файдаланырга тиеш.

Халкыбызның милли мәнфәгатьләрен яклау татар оешмаларына зур җаваплылык өсти, бигрәк тә аларның лидерларына. Ә шундый уңган, булдыклы лидерлар бездә җитәрлек. Бик күпләренең исемнәре үзләре яшәгән төбәкләрдә генә түгел, бөтен татар дөньясында билгеле. Аларның зур эшчәнлеген танып, Татарстан Республикасы җәмәгать эшенә зур өлеш керткән милләттәшләребезгә ел саен дәүләт бүләкләрен тапшырып килә. Димәк, берәүчең дә лаеклы хезмәте күләгәдә калмый, аны халык та, дәүләт тә югары бәяли.

Әмма кызганыч, безнең уртак эшләребездә тискәре мисаллар да очрап тора. Әйтик, Украина башкаласы Киевта “Туган тел” татар җәмгыяте төрле ыгы-зыгыларга кереп баткан. Оешманың озак еллар җитәкчесе булып торган Канәфия Хөснетдинов бүген инде Украинадагы төбәк оешмалары ышанычын югалткан. Татарстан тырышлыгы белән булдырылган Киевтагы Татар мәдәнияте йорты да аның шәхси мәнфәгатьләренә генә хезмәт итә. Шунысы юанычлы, мондый мисаллар әлегә сирәк очрый. Бөтендөнья татар конгрессы Украинадагы милләтәшлеребез әлеге эшләрне тәртипкә салыр дип ышана. Хөрмәтле коллегалар, мин сезгә боларны гыйбрәт алыр өчен сөйлим, мондый күренеш безнең сафларда гомүмән булырга тиеш түгел.

Соңгы арада татар конгрессына тагын бер мәсьәлә буенча мөрәҗәть итүчеләр күбәйде. Бу мөрәҗәгатьләр галимнәр тарафыннан эшләнә торган Русия тарихының яңа концепциясенә кагыла. Дөрес, бу эштә Татарстан ягыннан Рафаил Хакимов җитәкләгән тарих институты да катнаша. Алар тырышлыгы белән Русия тарихының әлеге концепциясе татар халкының да мәнфәгатьләренең шактый өлешен искә алды. Ләкин әлегә бер бик четерекле мәсьәлә хәл ителмәгән, ул да булса Алтын Урда дәүләте тарихын яктырту. Тәкъдим ителгән концепция буенча татар халкының Алтын Урда дәүләте белән бәйләнеше юк булып чыта. Ә бу тарихи дөреслеккә һич туры килми, чөнки дөнья тарихында бу чор бик тәфсилләп яктыртылган. Шушы мәсьәлә буенча Бөтендөнья татар конгрессы бу эшләрнең башында торган Дума рәисе Сергей Нарышкинга хат белән мөрәҗәгать итте. Аның тексты белән сез конгресс сайтында таныша аласыз. Бу татар халкының күптәнге йөрәк ярасы. Чөнки мәктәп дәреслекләрендә гел “татар-монгол игосы” турында сөйләү нәтиҗәсендә төрле төбәкләрдә татар балаларын җәберләү очраклары еш булып тора иде. Моңа чик куярга вакыт җитте.

Еллар үткән саен Татар конгрессы башлаган эшләрнең масштабы, офыклары киңәя бара. 20 елдан артык барган хәрәкәтнең нәтиҗәләре дә бүген ачык күренә, безнең сафлар елдан-ел ныгый, киңәя, буыннар алышына, яңалары килә. Ләкин бер нәрсә үзгәрешсез кала, ул халкыбызның көчле рухы, киләчәккә омтылышы. Димәк, халкыбыз яши, алга бара. Безгә сезнең белән шушы зур эшләрдә катнашырга насыйп булган икән, – сынатмыйк, бергә булыйк, бердәм булыйк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*