tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дагыстанда беренче тапкыр Сабан туе оештырыла
Дагыстанда беренче тапкыр Сабан туе оештырыла

Дагыстанда беренче тапкыр Сабан туе оештырыла

7 июль көнне Дагыстанда быел беренче тапкыр Сабан туе оештырыла. Ул Кизилюрт шәһрендә үтәчәк. Бу хакта җирле тараларның “Туган тел” оешмасы хәбәр итә.

Дагыстан Республикасында сабан бәйрәмен үткәрү узган елда ук планлаштырылган. Әмма кайбер сәбәпләр аркасында чара булмый калды.

Быел исә Дагыстанда яшәүче милләттәшләр Сабан туена ныклап әзерләнә. Бәйрәм үтәчәк урын белән танышып, кайда нинди мәйданчыклар урнаштырылачагын да хәл иткәннәр инде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*