tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Даишевлар гаиләсенең чираттагы җиңүе
Даишевлар гаиләсенең чираттагы җиңүе

Даишевлар гаиләсенең чираттагы җиңүе

Әлмәтнең Даишевлар гаиләсе Мордовия Республикасының Саранск шәһәрендә узучы “Идел буеның уңыш казанган гаиләсе – 2019” фестиваль-бәйгесендә катнашып “Ата-ана даны” номинациясендә җиңү яулады.

Быел бәйгедә 14 күп балалы гаилә катнашты. 11 бала тәрбияләүче Лилия белән Рөстәм бу бәйгедә барысына да Татарстан гаиләсенең үрнәген күрсәткәннәр.

Исегезгә төшерәбез, сентябрь аенда Даишевлар гаиләсе “Ел гаиләсе-2019” Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча Россиянең иң яхшы күпбалалы гаиләсе исемен дә яулаган иде. Бүләкләү тантанасы 30 октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда узачак.

almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*