tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Дин дәресләре мәктәбе”нә – 15 ел!
“Дин дәресләре мәктәбе”нә – 15 ел!

“Дин дәресләре мәктәбе”нә – 15 ел!

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе канаты астында тәүге адымнарын ясаган “Дин дәресләре мәктәбе” үзенең 15 еллыгын билгеләп үтте. Шушы вакыт эчендә өч еллык курсларны 339 шәкерт тәмамлаган.

Юбилей уңаеннан Татар мәдәният үзәгенә “Дин дәресләре мәктәбе”н тәмамлаган шәкертләр, мөгаллимәләр, дин әһелләре, мөфтият һәм автономия җитәкчеләре җыелган иде. Иң әүвәл өч еллык курсларны ачып, бүгенге көнгә кадәр җитәкчелек итүче мөгаллимә Асия хаҗия Мөлекова башкарган эшләре һәм ирешкән уңышлары хакында сөйләде.

“Унбиш ел сизелми дә үтеп китте. Безгә Халыклар дуслыгы йортында, Татар мәдәният үзәгендә укытырга туры килде. Алты ел элек Үзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин безне үз канаты астына сыендырды. Без аңа чиксез рәхмәтле.

Халыкның дини белемгә сусавы бик сизелә. Безнең мәктәпкә өлкәнең Иске Майна, Чардаклы, Ульяновск, Чынлы, Сенгилей, Майна районнарыннан хәтле йөреп белем алалар. Шунысы аеруча сөендерә: тырыш, булдыклы шәкертләребез Нурия Татлыева, Хәния Аббазова, Розалия Тагирова, Зәйтүнә Ахметова, Әмир Гисмятуллин өлкәбез мәчет-мәдрәсәләрендә үзләре дә дин сабаклары бирә башладылар”,- диде “Дин дәресләре мәктәбе” җитәкчесе Асия хаҗия.
Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин Асия хаҗия Мөлекованың динебез үсешенә багышлаган эшчәнлеген югары бәяләде.
“Һәр эштә сәбәпче кирәк. Асия ханым мөселман кардәшләребезнең “Дин дәресләре мәктәбе”нә йөрүенә сәбәпче. Ул аларны гыйлем алырга өнди, намазга басарга этәргеч бирә, Коръәни-Кәримне укырга өйрәтә”,- диде мөфти.

Татар автономиясе рәисе Рамис Сафин өлкә Хөкүмәтенең милли һәм дини эшләрдә һәрвакыт ярдәм күрсәтүен ассызыклап үтте.

“Бүген дөньяви һәм дини тормышны бергә үреп барганда гына, халкыбызны милләт буларак саклап калырга мөмкин. Шул максаттан чыгып, 2019 елда өлкә автономиясе һәм региональ диния нәзарәте үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзеделәр. Татарстан үрнәгендә безнең өлкә мәчетләрендә дә татар теле дәресләре оештырылды, анда яшьләр һәм балалар бик теләп йөриләр”,- диде Р.Сафин.

“Өмет” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*