tatruen
Ак әби

Ак әби

Ульяновскиның Пригородный бистәсендә яшәүче Таhирә апа Арсланова шушы көннәрдә 100 яшьлек түгәрәк юбилеен билгеләп үтте. Гомер бәйрәме уңаеннан йөзьяшәр Ак әбигә Россия Президенты Владимир Путин имзалаган открытка килгән. Аны шулай ук Засвияжье районы татар автономиясе hәм «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчеләре дә тәбрикләде. Алар юбилярны котлап иңенә ак шәл яптылар.

 

Таhирe апа безне, бик күптәнге инде мин, дип елмаеп каршы алды. Ул үзен яхшы хис итә, фатир эчендә җитез адымнар белән хәрәкәтләнә, күзләре дә әйбәт күрә, колаклары гына бераз «шаяра». Аралаша башлагач, хәтеренең әле дә яшь кызларныкы кебек булуына хәйран калдык. Yткәнне дә, бүгенге тормышын да бәйнә-бәйнә, бер дә ялгышмыйча сөйләп бирде. Онык-оныкчыкларының исемнәрен генә түгел, кайсы урамда, ничәнче фатирда яшәүләренә кадәр исендә тота.

Таhирә Фeткулла кызы моннан бер гасыр элек – 1918 елда Инза районы Шлемасc авылында туа. Сылу кыз егерме яше тулар-тулмас авылдашы Хәсән Мөкатдәс улына кияүгә чыга. Әмма аңа ир назын, гаилә бәхетен озак татырга насыйп булмый.  1938 елда Хәсән абыйны армиягә алалар. Озак та үтми, аларның мәхәббәт җимешләре – кызлары туа. Иренең әйтеп калдырган үтенечен исәпкә алып, Таhирә апа кызларына авыл мулласыннан Шәйдәнур исеме куштыра. Хәсән абыйның армиядә сыналган башкорт дустының сөйгәненең исеме икән бу.

1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, армиядә хезмәт итүче Хәсән абыйны фронтка озаталар. Нәни кызчыгын бер тапкыр да кулына алып сөймәгән, үз күзләре белән күрмәгән ата 1944 елда сугыш кырында мәңгелеккә ятып кала. Туган якларына олы ядкарь булып бары орден-медальләре генә әйләнеп кайта.

Нәни сабыен күкрәгенә кочып тол калган Таhирә апаны әтисе белән каенатасы ярдәмнән ташламыйлар, өр-яңа йорт өлгертеп бирәләр, хуҗалык эшләрендә дә булышалар. Ул үзе дә төшеп калганнардан булмый, җиң сызганып колхозда ир-ат эшенe алына – ат җигеп, бочкалар белән кырга ягулык ташый, комбайнда плугарь булып хезмәт итә, фермада сарыклар карый. Гомере буе иренә тугрылык саклап, солдат тол хатыны исеменә тап төшермичә гомер кичерә ул. Бердәнбер кызын җил-яңгыр тидерми, кадерлeп, яратып, эшкә өйрәтеп үстерә. Аны кияүгә биргәннән соң, кылган игелекләре үзенә әйләнеп кайта – кызы белән кияве, оныклары рәхәтен күрә башлый.

1970 елда Таhирә апа кызының гаиләсе белән бергә Ульяновск шәhәренең Пригородный бистәсенә килеп урнаша. Ул озак еллар дәвамында аэропортның ягулык-майлау материаллары складында hәм яшелчәчелек совхозында хезмәт итеп лаеклы ялга чыга.

Бүген гасыр яшьтәше бик тә бәхетле, рәхәт, тыныч картлык көннәре кичерә. Кызы Шәйдәнур апа hәм аның бала-оныклары әбекәйне кадерләп карыйлар. Таhирә апа оныгы Равилә белән кияүләре Әмилгә аеруча рәхмәтләр укый.

– Барлык йомышымны да тиз арада үтиләр. Атна саен мунчага алып барып юындыралар. Әле күптән түгел генә киявебез Әмил белән тешләр куйдыртып йөрдек. Теш врачы, йөз яшьлек пациентым булганы юк иде, дип тырыша-тырыша тешләремне «яңартты»,- ди Ак әби.

Таhирә апа ярдәм сорап килгән бер кешене дә кире борып җибәрми. Төрле авыруларга юлыккан милләттәшләребезне ул өшкереп дәвалый. Мәсәлән, күз тигәндә таң суы бик тә булыша, ди йөзьяшәр әбекәй.

– Әниебез биш вакыт намазын калдырмый. Ә кич буе тәһлил әйтеп утыра,- ди кызы Шәйдәнур апа.

Әлбәттә инде, гасыр яшьтәшеннән озак яшәүнең серләрен дә сорадык. Дөньяның барлык мәшәкатьләрен, тормыш сынауларын җиңел итеп үткәрергә тырыштым, күңел яраларын, югалту ачысын хезмәт белән дәваладым, ди Таhирә апа. Кызы Шәйдәнур апа да әңгәмәгә кушылып, озак яшәүнең серләрен ачарга тырышты.

– Безнең нәселебездә озын гомерле кешеләр бар. Мисал өчен, Фәйсхан бабабыз 110 яшенә җитте. Әниебез кызу мунча керергә ярата. Ә итнең бары тик майлысын гына ашый. Хәзер без курка торган холестеринны белмәде дә,- ди ул.

Таhирә апаның матур тормышына, исәнлегенә сокланып кайттык. Аңа тагын озак еллар яшәргә насыйп булсын.

Пригородный бистәсенең Ак әбисе, бары тик намаз укыганда гына бәйләрмен, сезне догамнан калдырмам, дип безне иңенә ак шәл ябынып озатып калды.

    Рузия ХӘЛИМОВА,

               Ульяновск шәһәре.

“ХАЛКЫМ МИНЕМ” газетасы

Август, 2018

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*