tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аксубайның Түбән Татар Майнасы авылы мәчетенең 25 еллыгы билгеләп үтелде
Аксубайның Түбән Татар Майнасы авылы мәчетенең 25 еллыгы билгеләп үтелде

Аксубайның Түбән Татар Майнасы авылы мәчетенең 25 еллыгы билгеләп үтелде

Шушы көннәрдә Аксубайның Түбән Татар Майнасы авылы мәчетенең 25 еллыгы билгеләп үтелде.

Ишек төбеннән үк бәйрәм рухы сизелеп торды. Бәйрәмдә авыл аксакллары белән беррәттән яшьләрнең дә күпләп катнашуы сөендерә. Алар арасында шулай ук туган авылга бәйрәмгә дип кайткан кунаклар да байтак иде.

Бәйрәм тантанасында район башлыгы Камил Гилманов һәм Татарстан Диния назәрәте мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров катнашты.

— Мәчет һәм мәктәп булган авылда тормышның дәвам итәчәгенә өмет бар. Мәктәп киләчәктә дә күпсанлы укучылардан гөрләп торсын, мәчеткә йөрүчеләрнең дә саны арта гына барсын, — дигән теләкләрен җиткерде Камил Камал улы. — Мәктәп директоры да, шул ук вакытта авыл мәчетенең имам-хатыйбы да булып торган Рафыйк Насыйровка тырышлыгы, үҗәтлеге өчен рәхмәт әйтәсе килә.

Равил хәзрәт Зөфәров авыл халкын һәм бәйрәмгә килгән кунакларны сәламләп, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлавын җиткерде. Рафыйк Гомәр улын юбилее белән тәбрик итеп аңа Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән «Татарстан өммәте үсешенә өлеш керткән өчен» истәлекле медаль һәм Мактау кәгазе тапшырды.

Түбән Татар Майнасы авылы мәчетләре тарихы, халыкны дини яктан агартучылар турындагы видеофильм исә Рафыйк хәзрәт Насыйровның күпкырлы эшчәнлеген дәлилли. Бәйрәмнең төп оештыручысы Рафыйк хәзрәт мәчетнең тулы эшчәнлеген тәэмин итүдә ярдәм итеп торучыларга, актив мөселман кардәшләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмдә катнашучылар иске мәчет урынына барып изге догалар кылды. Шул арада сабыйлар өчен төрле уеннар, кунаклар өчен бәйрәм табыны оештырылды. Авыл мәчетенең чирек гасырлык юбилее уңаеннан уздырылган бәйрәм бергәләп өйлә намазын уку белән тәмамланды.

Рәшит Сабиров

aksubayevo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*