tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аксубайның Яңа Дума авылында төзекләндерүдән соң мәчет ачылды
Аксубайның Яңа Дума авылында төзекләндерүдән соң мәчет ачылды

Аксубайның Яңа Дума авылында төзекләндерүдән соң мәчет ачылды

Сафәр аеның 6-нчы көнендә (23-нче сентябрьдә), өйләдән соң Аксубай районы Яңа Дума авылында төзекләндерүдән соң тантаналы төстә мәчет ачылышы узды. Чарада Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Күпләгән кунаклар, рәсми җитәкчеләр, дин әһелләре, иганәчеләр, мәхәллә халкы әлеге күркәм вакыйганың шаһитләре булды.

Мәчет ачылышы Коръән аятьләре уку һәм әлеге мөбарәк тантанага килгән кунаклар белән таныштырудан башланып китте.

Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе, казый, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров Коръән укып дога кылды. Шуннан соң Аксубай районы башлыгы Камил Камал улы Гыйльмановка, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтовка, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Әхтәм улы Сөләймановка, ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Әфрәим улы Кузюровка сүз бирелде.

Аннары Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге җирлектә төзекләндерелеп, мәһабәт гыйбадәт йортының кабаттан үз ишекләрен ачу тантанасына җыелучыларны сәламләп, аның буш тормавын, һәрвакыт халык, балалар, яшьләр белән тулы булсын дип теләкләрен җиткерде. Ул гамәлләрнең фазыйләтләре хакында, мәчетләр, гыйбадәтләр, Аллаһы юлында кылган игелекләр хакында бәян итте, аннары Равил Кузюровка, Рәис Сөләймановка рәхмәт хаты һәм нәзарәтнең “Бердәмлек” медален тапшырды. Мөфти шулай ук Яңа Дума авылы мәчете имам-хатыйбы Фәнис хәзрәт Низамовка чапан бүләк итеп тапшырды, мәчеткә шәмаил бүләк итте. Чара барышында Равил Кузюров белән Рәис Сөләймановның әтиләренә Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәсе – «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын бүләк итте.

Соңыннан тәкбирләр әйтелеп, тасмалар киселеп, мәчеткә кереп намазлар укылды, гыйбадәтләр кылынды.

Яңа Дума авылы мәчете 1991 елдан алып 1994 еллар аралыгында төзелә. Ә аңа кадәр намазларны өйдән өйгә укып йөргәннәр. Әлеге мәчет төзелешендә ике бригада: Гыйззәтов Шакир Нәмәтулла улы җитәкчелегендәге балта осталары һәм Хаматгатин Габделәхәт Хаматгата улы җитәкчелегендәге бинаны күтәрүчеләр катнаша. Шушы ике бригада  эшләп, мәчетне дүрт ел эчендә күтәреп куялар. 1994 елның 10 июнендә мәчетнең ачылышы була. Анда Татарстанның баш казые Габделхак хәзрәт Саматов катнаша. Быел ТР Урман хуҗалыгы министры Кузюров Равил Әфрәим улы, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Агро Инвест” компаниясенең генераль директоры Сөләйманов Рәис Әхтәм улы җитәкчелегендә мәчет яңартыла, капиталь ремонт ясала. Киләсе елга мәчеткә 30 ел була.

Бүгенге көндә Аксубай мөхтәсибәтендә 28 мәчет эшли.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*