tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчада мөселманнарның футбол ярышы булды
Арчада мөселманнарның футбол ярышы булды

Арчада мөселманнарның футбол ярышы булды

Мөселманнарның футбол ярышы Арчаның 5нче гимназиясенең спорт мәйданчыгында булды. 5 команда катнашты.

Командаларны сәламларга район башлыгы Илшат Нуриев та килгән иде. Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Коръән сүрәләре укып, үзенең хәер-фатихасын бирде. Арча, Теләче, Казан, Буа, Сабаның Явлаштау авылы командалары ярышты. Теләче командасы җиңеп чыкты. 2нче урында — Арча, 3нче урында — Сабаның Явлаштау, 4нче урында — Казан, 5нче урында Буалар булды. Бүләкләрне имам Иляс Дөлкәрнәев белән Ринат Сафин тапшырды. Ярышларны оештыруда «Шәрык» территориясе үзидарәсе рәисе Ринат Сафин тырышып йөрде. «Бу чараны грант акчасына оештырабыз, — диде ул. — Район футбол федерациясе рәисе Руслан Хәмитов та булышты».

Футболчылар өйлә намазын Шәрык мәчетендә укыдылар. Гимназия ашханәсендә кайнар ризык белән сыйландылар. Кунаклар Арчаны бик ошатып киттеләр.

arskland.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*