tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчалылар яңа мәчет ачты
Арчалылар яңа мәчет ачты

Арчалылар яңа мәчет ачты

Июнь ае матур вакыйгаларга бай булды, шуларның берсе  Татарстанның Арча районы Урта Пошалым авылында мәчет ачылды. Озак еллар авылның балалар бакчасы, аңа кадәр авыл җирле үзидарә биналары булып торган бинаны авыл халкы манара куеп мәчет итеп үзгәрткәннәр. Күпләргә бу авыл җырлар аша билгеле, ә инде монда яшәүче халыкның арба-чана ясау буенча тирә–якта зур осталар икәнлеген күпләр беләдер. Гомумән Арча ягы турында сөйләгәндә бу як халкының татар милләтенең нигезен тәшктил иткән шәхесләрне, атаклы язучылар, шагыйрләр, күренекле байларны, атаклы сәнгать эшлеклеләрен, җырчыларны күпләп бирә алуы үзенә күрә бер феномен булып торуын билгеләргә кирәк. Мәчетләр саны буенча да Арча Татарстанда беренче урында бара, Урта Пышалым мәчете районда эшләп килгән 78 нче мәчет булып ачылды. Бу бинаны мәчеткә төзекләндерү эшләрен ТФА Тарих институтының фәнни хезмәткәре күренекле тарихчы шушы авыл егете Рәшит Галләмов башлап йөрде, үзенең чыгышында ул “әлеге бина безнең әти-бабаларыбызга дога булып барып ирешсен иде” дигән сүзләр җиткерде. Әлеге матур мәчет авыл халкының бәрәкәтен, иманын, рухи тынычлыгын арттырсын иде.

Ренат Вәлиуллин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*