tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Архангельск үзәгендә тарихи мәчет 2 февральдә ачыла
Архангельск үзәгендә тарихи мәчет 2 февральдә ачыла

Архангельск үзәгендә тарихи мәчет 2 февральдә ачыла

Архив мәгълүматлары буенча торгызылган мөселман гыйбадәтханәсе үз ишекләрен ачарга әзер. Мәчет ачылу датасы Архангельскта мәчет тарихы һәм аны торгызу турындагы фильмны тәкъдим итү белән туры килә.

Россия Мөфтиләр Шурасы инициативасы белән зур мәгърифәти проект – “Россия мәчетләре” документаль фильмнар сериясе тормышка ашырыла. Архангельск мәчете дә кызыксыну уяткан. Ул 1902 елда төзелеп, шәһәрнең мөселман берлегенең мәгариф һәм рухи мәдәният үзәге булган. 1931 елда мәчет бинасы дөньяви учреждениеләр карамагына тапшырылган. Мәчет тарихының яңа этабы 2002 елда, Архангельскта яңадан мәчет торгызу һәм ачу идеясе көч алгач, башлана.

– Бүген торгызылган мәчет ачылуга әзер. Әмма моңа кадәр җирле мөселман оешмасына катлаулы юл узарга туры килде. Архив эскизлары буенча мәчетнең беренчел йөзе торгызыла, бинаны реставрацияләү проекты эшләнә һәм тормышка ашырыла. Әмма 2014 елда агач корылмага ут төртелә һәм ул тулысынча янып бетә. Аны яңадан торгызырга туры килә һәм бу эш 2017 елда гына тәмамлана. Күрәсең, югары көчләр тарафыннан татар милли-мәдәни автономиясе рәисе җитәкчесе Рим Кәлимуллинга безнең шәһәрдә мәчетне торгызу язган, – ди Архангельск башлыгы Игорь Годзиш.

Төшерү төркеме фильмны гыйнварда төгәлләргә ниятли һәм инде 2 февральдә мәчетнең рәсми ачылышында дискларны тәкъдим итү ниятләнә. Алга таба документаль кино гомуми доступта Интернет челтәрендә урнаштырылачак.

Мәгълүмат news29.ru сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*